Бер көн кардага чыксам, бер тавык үлгән. Арада инде шактый картлары бар, табигый сайланыш бара, аптырый торган түгел. Чалып атарга жәл ди торгач, үзләре шулай җайлап кими. Хәер, сүзем үлгән тавык турында түгел. Җан иясе, дип кызганасың да, авыл кешесе инде тавык үлгәнгә генә хафаланмый. Гаҗәп күренеш әнә шул тавык янәшәсендә иде. Аңа терәлеп үк һәм җансыз гәүдәсенә башын салып... әтәчебез яткан иде.
Кардага кергәнемә дә исе китмәде, күтәрелеп тә карамады. Ә бит башка чакта ул мине ишектән үк чукырга, таларга дип әзерләнеп көтеп тора, йөгереп килеп каршы ала! Бу юлы мескеннең дөньяда гаме калмаган кебек иде. Шуны күргәч, күзләр яшьләнде. Гомер буе авылда яшәп, андый хәл күргән юк иде.
Ярты көнгә кадәр әтәч шул урыннан кузгалмады. Мин дә ул торып китмичә, тавыкка тияргә кыймадым. Дөрес, аннан соң инде ул әллә ни борчылып, моңсуланып йөрмәде, башка тавыкларның күңелен күреп, гадәти тормышына кире кайтты. Әмма күргән кадәресе дә, ярты көн җансыз тавыкны саклап ятуын күрү дә бер көтү тавык арасында йөргән әтәчнең дә аерым яратканы була, ахры, дигән нәтиҗәгә этәрде.
Ялгышмаганмын. Берничә көн үткәч, күршебез Гөлирә апа да нәкъ шуңа охшаш хәл турында сөйләде.
– Олы юл буенда торгач, тавыкларның берсен дә урамга чыгармыйм. Чуар ике тавыгым бар иде. Кемдер кергәндә капка ачык калгандыр инде, шуның берсе урамга чыккан да машинага тапталган. Әтәч мескен көне буе, бер тәгам ризык-су капмыйча, ишегалдының капка өлешендә ятты. Үзе әле шул кечкенә капкага карап, әллә нинди моңсу тавышлар белән кычкыра. Капкадан чыгып киткәненә кадәр белә бит дип, йөрәгем өзгәләнде инде. «Сине дә, минем кебек, сагыш бастымыни?» – дим (Гөлирә апа күптән түгел кызын соңгы юлга озатты). Аерым ярата иде ул әлеге тавыкны. Карап торган кешегә сизелә торган итеп ярата иде. Гел артыннан калмый йөрде. Хикмәт иде инде менә... Якыннарын югалткан кешеләр ничек хәсрәтләнмәсен, әтәч булып әтәч шулай кайгырганны...
Гаҗәпләндек инде. Моңа кадәр сыерлар арасында булган дуслыкны – яратуны гына күргән бар иде шул. Бер елны авылдашыбыз Ибәт абыйлар белән бер үк фермада янәшә торган сыерларны сатып алган идек. Ничә еллар көтүгә чыкканнан кайтканчы бергә йөрделәр. Ибәт абыйлар авылның иң очында яши. Көтүгә кадәр сыерларны алданрак чыгарасың бит. Урамга чыгуга, аларның сыеры инде безнекенә кычкыра. Безнеке дә тавыш бирә... Исәнләшәләр, хәл сорашалар, дип көлешә идек. Кыш буе да берсен-берсе онытмыйлар иде: беренче очрашканда ук тавыш биреп каршы алалар. Аннан соң шактый еллар үткәч, күрше Фәйрүзәләрнең бер сыеры белән безнең малкай арасында икенче төрле ярату, икенче төрле дуслык булды. Хәтта туганлык җылысы бар иде димме араларында. Капкаларыннан чыга да аларның сыеры безнең малкай янына йөгерә, ярата, ялый башлый, безнеке биһуш булып, аның килгәнен бик канәгать кенә көтеп тора... Һәр иртәдә шулай. Авыл урамын алар иңгә-иңне терәп үтә. Бу дуслыкны, бу яратуны да күрми, сизми калып булмый иде.
Этләр белән песиләр арасындагы дуслык, яратуның да шаһитлары булырга туры килде. Бозау кадәр этебез бияләй кадәрле генә мәче балаларына да шулкадәр мәрхәмәтле булды. Әрсезләнеп, оясына кереп тулсалар да, үзе тышта ятса да, ризыгын ашап бетерсәләр дә, беркайчан берсенә зыян салмады. Хәтта өсләренә менеп яталар, кайчакта кочагына ала иде.
Эт һәм песиләрнең кешеләргә тугрылыгы турында әйтмим дә. Мисаллары адым саен. Бер-ике ел элек бездән ерак түгел яшәүче Вәсилә апага операция булды. Ялгызы гына яши ул. Бер кызы авылда, икенчесе күрше авылда тормышта. Операциягә киткәндә мәчесен күршесе Әлфия апага ашатырга, карарга кушып киткән. «Алдыннан ашавын өзмәдем, әмма Вәсиләне эзләп тилмерде, хәтта түбән очта яшәүче кызларына кадәр төшкән. Эзләп төшүе булган мескеннең, бер тамчы ризыкка кагылмыйча, тагын кире менгән», – дип сөйләгән иде Әлфия апа. СВО да бер-бер артлы һәлак булган игезәк авылдашларны көтеп, инде кешесез калган йортларында яши, башка бер җирдә тормыйча, йөгерә-йөгерә шунда кайта торган этләре турында язган идем инде. Хатиколар да янәшәбездә, авылча яратуларның мисаллары да күз алдында...
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез