Башкортстанның Иглин районындагы Олы Теләк авылында парковкадагы йөк машинасында 8 айлык бала мәете табылган. Кыз бала машинада гаиләсе белән булган. Алар Нефтекамадан Мәсгут авылына кунакка бара торган булган һәм якындагы торак пунктта кунарга дип туктаган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
«Честный репортаж» проекты чыганагы хәбәр итүенчә, 2024 елда туган баланың хроник чирләре булмаган. Ул йокыга киткән һәм уянмаган.
«Баланың әти-әнисе аек. Үлем сәбәбен суд-медицина экспертизасы билгеләячәк», – диелә хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез