Авыр хәлдә калганнарга ярдәм: 350 мең кемнәргә тиеш?

Республикада тормыш шартларын яхшыртырга теләүчеләр социаль контракт төзи ала. Үз эшеңне дә башлыйсың, матди хәлең дә яхшыра, әле өстәвенә башкаларны ашлы итәсең. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы әнә шулай  авыр хәлдә калган гаиләләргә ярдәм кулы суза. Әмма кармагын гына бирәләр, балыгын исә үзенә тотасы.

«Нәрсә соң ул социаль контракт?» – диючеләр дә табылыр. Ул – социаль яклау органы һәм катлаулы тормыш хәлендә булган кеше яки гаилә арасында дәүләт социаль ярдәме күрсәтү турында төзелгән килешү. Син үз эш планыңны тәкъдим итәсең, дәүләт сиңа аны башлар өчен акча бирә. Бу акчаны кире кайтарасы түгел.

Балтачта яшәүче Азат Сәфәргалиев быелның февраль аенда зур хыялын тормышка ашырган. Агач белән эшләр өчен лазер станогы сатып алган.

– Моңа кадәр дә агачтан эшләнмәләр ясый идем. Ә менә лазер станогым юк иде. Анда башкарасы эшләрне башка кешегә барып эшләтеп ала идем. Социаль яклау бүлегеннән үз эшеңне ачар өчен акча бирәбез дигәч, ризалаштым. Озак уйлап тормадым, кешегә эшләткәнче, үземдә булсын, дидем. Тиз арада эш планын төзедем. Аны хупладылар һәм миңа акча да күчте. Дәүләт миңа 350 мең сум акча бирде. Аз акча түгел, кесәне тишеп чыкмый, – дип сөйли Азат. – Аннары инде кирәкле җиһазны сатып алгач, тагын да канатланып эшли башладым. Агачтан эшләнмәләр ясау да тизләнде. Баштарак кәгазь эше, салым түлисе бар дип куркып калган идем. Хәзер җаен таптым, социаль контракт төзүемә сөенеп туя алмыйм.

Азат – бәхетен туган авылында тапкан кеше. Мәктәпне тәмамлауга, авылда яшәп калам дигән булган. Үз сүзендә торган. Хәтта шәһәрдә эшләп йөргән Гүзәлне дә авылга алып кайта алган.

– Хәзер бит тормыш җайланды. Авылда да шәһәрдәгеләрдән ким яшәмибез. Йорт төзеп чыктык. Булганына шөкер итеп яшәп яту, – ди Азат. – Үз эшен ачарга теләүчеләргә курыкмаска киңәш итәр идем. Ничек тә эшләргә, яшәргә кирәк. Куркып ятып берни булмый, берәү дә бер нәрсәне дә китереп бирмәячәк.

Китерү дигәннән, Азатның эшләре гөрләп бара икән хәзер. Республиканың төрле районнарыннан килеп, агач эшләнмәләргә заказ бирәләр, ди.

– Бер генә әйберне аңлап бетерә алмадым. Нигәдер үз авылдашларым миндәге әйберне читтән кайтарта, ә башкалар бирегә килеп ала. Тормышның тәртибе шулайдыр инде. Яхшыны гел читтән эзлисең бит, – ди Азат.

Арчада яшәүче Ландыш Королькова үз эшен 2019 елда ачкан. Ул вакытта аңа 256 мең сум дәүләт ярдәме эләгә.

– Арчада беренчеләрдән булып торт пешерә башладым. 14 елдан артык эшлим инде. Кулым җиңел булды, хәзер бөтен кеше торт ясый. Ул вакытта әле тортны өйдә пешергән кеше юк иде. Заказларым күбәйде, өйгә генә сыймый башладым. Шул вакытта бер дус кызым социаль яклау бүлегеннән ярдәм бирүләрен әйтте. Социаль контрактны мин бик теләп төзедем. Бер дә үкенмәдем. Ул миңа яңа мөмкинлекләр ачты, – дип сөйли Ландыш.

Әлеге дәүләт ярдәме белән Ландыш кечкенә генә цех ачып җибәрә. Аннары әкренләп кибет ачыла, аның янында каһвә эчә торган урын да барлыкка килә.

– Киләчәктә кибетемне тагын да зурайтасым килә. Теге вакытта дәүләттән ярдәм булмаса, мин үз эшемне ачмас та идем. Әле ярый тәвәккәлләгәнмен. Хәзер менә үземнең тормышымны гына түгел, башкаларныкын да яхшыртам. Кибетчеләрем, пешекчеләрем бар. Тортларымны да ошаталар. Бөтен тирә-як – Балтач, Саба, Кукмара, Әтнә районнарыннан килеп алалар. Хәтта Казанда яшәүчеләр дә заказ бирә. Теләк кенә кирәк, калганын булдырабыз.

САН

Ел башыннан республикада 2432 социаль контракт төзелгән. Шуның 995 е эш эзләүгә бәйле. 977 се шәхси эшмәкәр булып теркәлгән. 122 се шәхси ярдәмче хуҗалык ачкан, 344 кеше башка юнәлешләр буенча эш башлаган. 2024 елда 5932 социаль контракт төзелгән. 2025 елдан бу эш «Гаилә» илкүләм проекты кысасында тормышка ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре