Газетага язылу

Авыручылар саны эпидемик бусагадан түбәнрәк

Республикадагы һава торышы гриппны да куркытып таратты, ахрысы. Ел азагы авыручылар саны арту белән истә калса, гыйнвар күрсәткечләрнең төшүе белән сөендерде. Авыручылар саны бераз артып китсә дә, эпидемик бусагадан 38 процентка түбәнрәк, ди белгечләр.

Авыручылар саны  эпидемик бусагадан түбәнрәк

– Узган атнада Татарстанда 13 меңгә якын ОРВИ һәм грипп очрагы теркәлгән. Бу – аннан алдагы атна белән чагыштырганда 13 процентка артыграк. Әмма күпкә түгел. Вазгыять тотрыклы, һәм тулаем алганда имин дип әйтергә була, – диде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина журналистлар белән очрашуда.

Аның каравы узган атнада 14 яшькә кадәрге балалар арасында авыручылар саны арткан. Уку елы башыннан, ягъни 1 сентябрьдән Татарстанда 15 мең баланы температура йә башка авыру билгеләре табылу нәтиҗәсендә дәресләрдән азат иткәннәр. 

– Шулай да бүген барлык профилактик чараларны дәвам иттерергә кирәк. Алда – авырулар саны артырга мөмкин булган февраль һәм март айлары. Шәхси гигиенаны, битлекләр киеп йөрүне, бүлмәләрне ешрак җилләтүне онытып җибәрмәгез, – диде Любовь Авдонина.

Әлегә ОРВИ һәм грипп чоры дәвам итүгә карамастан, алда талпан инфекцияләре сезоны башлануын да күздән ычкындырырга ярамый. Талпан энцефалитына каршы прививканы ясый башлар өчен иң кулай вакыт нәкъ менә хәзер икән. Билгеле булганча, вакцинация берничә прививкадан тора. Март ахырында, апрельдә башлана торган сезонга әзер булыр өчен прививкалар курсын хәзер башлау кирәк. Тулы иммунитет булдыру өчен ике ай кирәклеген искәртте Любовь Авдонина.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов Һиндстаннан керергә мөмкин булган нипах вирусы буенча ачыклык кертте.

– Бу авыру яңа түгел инде, ягъни безгә яхшы билгеле. Аның бер үзенчәлеге бар: ул эпидемик яктан чикләнгән, бары тик билгеле бер илләрдә генә очрый. Безгә авыру кеше кергән очракта да, вирус таралмаячак. Ә медицина оешмаларының әзерлегенә килгәндә, бездә ел саен укулар үткәрелә, әзерлек бар.

Дмитрий Лопушов сүзләрен Любовь Авдонина да хуплады.

– Нипах вирусы нигездә тропик урманнарда яшәүче авыру җәнлекләрдән – ярканатлардан күчә. Димәк, әлеге авыруның таралуы бездә экологик һәм эпидемиологик яктан мөмкин түгел. Шулай да Һиндстанга баручылар шәхси профилактика чаралары турында онытмасын. Суны шешәдән генә эчегез, яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне юыгыз, хайваннар белән элемтәгә кермәгез. Һәм ниндидер шикле симптомнары булганда, әлбәттә, шундук табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, – диде Роспотребнадзор вәкиле.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре