«Әхмәт» командиры Курск өлкәсендә Украина гаскәрләренә юл ябылуын хәбәр итте

Россия гаскәрләре Курск өлкәсендә Украина гаскәрләренә юлны япкан. Хәзер алар торак пунктлардан кысрыклап чыгарыла. Россия Кораллы көчләре Баш хәрби-сәяси идарәсе җитәкчесе урынбасары, “Әхмәт” спецназы командиры генерал-майор Апти Алаудинов “Первый канал” эфиры аша шул хакта белдергән.

“Хәзерге вакытта төп өлешендә – без, кырыйларында – алар торган берничә торак пункт бар. Хәзерге вакытта дошманны шул авыллардан кысрыклап чыгару белән мәшгульбез”, – дигән хәрби.

Алаудинов әйтүенчә, Украина хәрбиләре Курск өлкәсендә бик зур югалтуларга дучар булган. Аның сүзләренә караганда, Украина армиясе командованиесе гаскәрләренең бер өлешен Курск өлкәсеннән чыгару турында карар кабул иткән. Алар, башка юнәлешкә җибәрелеп, “яңа һөҗүм” ясаячак, имеш.

Моңа кадәр Алаудинов белдергәнчә, Украина, Курск өлкәсенә һөҗүм итеп, Россияне махсус хәрби операциянең башка юнәлешләрендәге хәрби хәрәкәтләреннән тулысынча баш тартырга мәҗбүр иткәнче булган. Аның әйтүенчә, әлеге операциягә АКШ һәм Бөекбритания махсус хезмәтләре җитәкчелек иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре