Моңа кадәр Азат Җиһаншин Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министры итеп билгеләнгән иде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу хактагы Указны 12 гыйнварда имзалады. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Азат Җиһаншинга Татарстан Дәүләт Советының Рәхмәт хатын тапшырды.
“Азат Җиһаншинга яңа вазыйфада уңышлар телибез”, – диде парламент җитәкчесе. Азат Җиһаншин, үз чиратында, республика җитәкчелегенә күрсәткән ышаныч өчен рәхмәт белдерде. “Зур рәхмәт сезгә, Рөстәм Нургалиевич, – дип белдерде ул. – Татарстан Дәүләт Советы белән моңа кадәр уңышлы эшләдек. Алга таба да республика үсеше өчен бергә фидакарь хезмәт итәрбез дип өметләнәм”.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез