Әзерләнеп көтү әйбәт

Республикада туган һәр 20 баланың берсе генә (!) тулысынча сау-сәламәт. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов яшьләр сәясәтенә багышланган утырышларның берсендә шундый сан җиткергән иде. Сабый сәламәтлеге кем кулында?

Табу гына түгел

Күреп торабыз: республикада туган балалар саны елдан-ел кими бара. Ел башыннан бирле генә дә республикада, узган елның шул ук чоры белән чагыштыргында, 469 балага азрак бала дөньяга аваз салган. Былтыр исә республикада барлыгы 35,4 мең бала туган.

– Баланың сәламәтлеге дөньяга килгәнче үк формалаша. Шуңа күрә булачак ата-аналар бәби алып кайтырга өч ай алдан әзерләнә башларга – барлык кирәкле скрининг, тикшеренүләрне узарга тиеш, – дип сөйләгән иде Илдар Фатыйхов бер утырышта.

Табиблар бу урында гади генә бер мисал китерә. Баксаң, коточкыч түбән дәрәҗәдәге ферритин (организмдагы тимерне саклый торган аксым) белән бала тапкан хатын-кызның баласы да пассив, хәлсез була икән. Бу инде күптән расланган. Тимер кытлыгы балага шулай тәэсир иткәнне, ата-анада булган җитдирәк чирләрнең нәрсәгә китерәсе турында уйларга да куркыныч. Шуңа күрә табиблар «йөклелеккә әзерләнү» дигән төшенчәгә бик җаваплы карарга куша.

Бу киңәшкә колак салучы гына сирәк. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш репродуктологы Фирая Сабирова сүзләренә караганда, бүген хатын-кызларның күбесе табибка йөккә узгач кына мөрәҗәгать итә.

– Шул рәвешле без туачак баланың сәламәтлеге өчен кирәкле бик күп чараларны башкара алмыйча калабыз. Ә бит ата-ана йөклелеккә алдан әзерләнсә, балада бик күп кенә чирләрне булдырмыйча калырга мөмкин. Аптырагач, бу проблеманы хәл итү өчен, республикада «Яшь гаилә сертификаты» дип исемләнгән проект эшләтеп җибәрдек, – ди тәҗрибәле табиб.

Әлеге сертификат нигезендә ир белән хатын бушлай скрининг узып, репродуктив сәламәтлеген тикшерә, табиб белән киңәшләшә ала. Аннан соң белгечләр яшь парларны өч төркемгә – якын арада бала алып кайтырга теләүче, бу бәхетне кичектереп торырга җыенган һәм балага уза алмыйча тилмерүчеләргә бүлеп, һәркайсы белән аерым эшли башлый. Өч ел эчендә белгечләр барлыгы 300 парга ярдәм иткән. Аларның 83 проценты бала алып кайтырга теләвен белдергән, әмма шуларның нибары 17 проценты гына сау-сәламәт булган.

Чама хисе кирәк

Россиядә ел саен сәламәтлегендә билгеле бер хилафлык булган 25 меңләп бала туа. Монда нәселдән күчкән чир, Даун синдромы, йөрәк зәгыйфьлеге кебек авырулар белән туган нарасыйлар турында сүз бара. Яшел Үзән район үзәк хастаханәсендә 37 елдан артык акушер булып эшләүче Елена Родионова яңа туган балаларда ачыкланган чирләрнең артуын диагностиканың яхшыруыннан да күрә.

– Узган елдан башлап, карындагы сабыйларны нәселдән күчә торган 36 төрле чиргә тикшерә башладылар. Элегрәк скрининг ярдәмендә биш төрле авыруны гына ачыклыйлар иде. Әле унбиш ел элек кенә безнең бала тудыру йортында сабыйның колагын тикшерә торган аппарат та юк иде. Аның ишетәме-юкмы икәнен кул чабып кына тикшерә идек. Хәзер моны махсус җиһаз ярдәмендә тиз арада ачыклыйбыз, – ди тәҗрибәле акушер.

Елена Родионова фикеренчә, сабыйларның тулысынча сау-сәламәт килеш тумавында артык иркен тормышта яшәвебез дә гаепле. Бигрәк тә ашау мәсьәләсендә тәртип җитми, дип саный ул.

– Бүген тормышыбызда күп нәрсәдә, шул исәптән ашауда чама хисе югалды. Бала табарга килгән яшь кызларның күбесе артык авырлыктан, хәтта симезлектән интегә. Хәзер күп очракта яңа туган балаларның авырлыгы да дүрт килодан артып китә. Боларның барысына да, нигездә, дөрес тукланмау, хәрәкәт җитмәү, күпләрнең БАДлар белән мавыгуы сәбәпче. Яшьләр киләчәктә ата-ана буласы турында уйламый. Кышкы салкында шайтан сөягенә кадәр ачык чалбар белән йөргән кешедән киләчәктә сау-сәламәт бала тумаячагы да көн кебек ачык, – ди акушер.

Казанның 11 нче номерлы балалар хастаханәсе педиатры, Татарстанның атказанган табибы Гөлназ Азизова фикеренчә, яңа туган сабыйларга бәйле вазгыятьне вакытыннан алда бала табу очракларының артуы да катлауландыра. Росстат мәгълүматларына караганда, ел саен Россиядә дөньяга аваз салган сабыйларның 5,7 проценты җитлекмичә туа.

– Соңгы арада вакытыннан алда бала табу очраклары артты. Бу, беренче чиратта, экология, зарарлы ризык белән туклануыбызга бәйледер дип уйлыйм. Әниләрнең үзләренә дә игътибарлырак булырга кирәк. Бигрәк тә йөклелекнең соңгы айларында сак булыгыз, барыннан да бигрәк очкычка утырмагыз, дияр идем. Күпме күзәткәнем бар: бала табар вакыты җитеп килгән хатын-кыз, самолетка утырып, ял итәргә барып кайта икән – кайтышка вакытыннан алда бала таба. Җитлекмичә туган баланың сәламәтлеге, үзегез беләсез, мактанырлык булмый инде, – ди табиб.

«Яшь барган саен, сәламәт бала табу ихтималы да кими»

Сабый сәламәтлеге кем кулында? Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш неонатологы Анна Бабинцева белән шул хакта сөйләштек.

Сез яңа туган сабыйны иң беренче кулга алып, аның сәламәтлеген бәяләгән төп белгечләрнең берсе. Ни өчен бүген нарасыйларның саулыгы мактанырлык түгел?

– Сау-сәламәт ата-анадан гына сәламәт бала туа. Шуңа күрә ишәергә ниятләгән гаилә иң элек үз сәламәтлеге турында уйланырга тиеш. Гап-гади кан анализы тапшырудан башлап, организмны тулысынча тикшертергә кирәк. Дөрес, хәзерге яшьләрнең күбесе ата-ана булуга җаваплы карый – алдан әзерләнә, тикшеренә, кирәк икән, дәвалана. Әмма шулай да бала алып кайтуга болай ныклап әзерләнүчеләр без теләгән дәрәҗәдә күп түгел.

Бүген яңа туган сабыйлар арасында күбрәк нинди чирләр очрый?

– Нарасыйларның күбесе сары авыруы белән туа. Канда эритроцитлар күп булу сәбәпле, кул-аяк, күкрәк читлеге турысында кан тамырлары бүрткән (полицитемия) балалар да күп. Җитдирәк чир белән туган балалар да бар. Алар, нигездә, вакытыннан алда туган (йөклелекнең 22–37 нче атнасында) балаларда күзәтелә. Аерым алганда, бу очракта пневмония, ана белән баланың каннары туры килмәү аркасында пәйда булган анемия очраклары турында сүз бара. Бәхеткә, алар күп түгел.

Коронавирус вазгыятьне үзгәрттеме?

– Йөклелекнең икенче-өченче триместрында коронавирус белән авырган хатын-кызларның балалары еш кына пневмония белән туды. Аларны шундук реанимациягә озата идек. Хәзер инде коронавирус гадәти авыруга әйләнде. Әмма ул калдырган эз үзен әле дә сиздерә. Моннан берничә ел элек коронавирус белән авырып терелгән һәм әле күптән түгел генә бала тапкан хатын-кызларның яңа туган сабыйларында еш кына тромбка бәйле кимчелекләр күзәтелә.

Сез егерме биш елдан бирле яңа туган сабыйлар белән эшлисез. Элеккеге белән бүгенгене дә чагыштыра аласыз...

– Хәзерге яңа туган сабыйларның сәламәтлеге начаррак димәс идем. Бүген ата-аналар үз сәламәтлегенә игътибарлырак. Элегрәк бик күп тапкырлар аборт ясаткан, әллә никадәр хроник авырулары булган хатын-кызлар бала табарга килә иде. Хәзер андыйлар күп түгел. Ата-аналарның күбесе үз сәламәтлегенә дә, туачак баласының саулыгына да җаваплырак карый.

Олыгаеп бала тапкан хатын-кызның баласының авырудан башы чыкмый, дигән фикер яши халыкта. Бу сүзләрдә хаклык бармы?

– Һәр нәрсәнең – үз вакыты. Хатын-кызга да 35 яшькә кадәр бала табып калырга тырышырга кирәк. Кызганыч, бүген моның нәкъ киресе күзәтелә. Соңгы арада беренче баласын 35 яшьтән соң тапкан хатын-кызлар күбәйде. Яшь барган саен организм да картая, әле бер, әле икенче чир пәйда була. Хатын-кыз күпсанлы стресс та кичерергә өлгергән була. Нәтиҗәдә, сау-сәламәт бала табу ихтималы да бермә-бер кими. Ул гына да түгел, яшь барган саен, бала таба алу сәләте дә яхшырмый, балага уза алмау очраклары да арта.

Фикер

Регина Фәхрисламова, педагог-психолог, балалар психологы:

– Хәзерге замана яшьләренең күбесе ата-ана булуга психологик яктан әзер түгел. Моңа җиңелчә карыйлар. Көндәлек тормышыбызда булып торган стресслар да эзсез югалмый. Замана кешесе эш белән ялны аралаштыра белми. Катлаулы стресс кичергәннән соң, еш кына хәл алырга, үзен кадерләргә дә вакыт тапмый ул. Мондый киеренке халәттә яралган баланың сәламәтлеге дә мактанырлык булмый, билгеле.

Алсу Мөхәрләмова, 15 бала әнисе (Балтач районының Пыжмара авылы):

– Хәзер балаларның бишектән үк авырудан башы чыкмый шул. Унбиш баламның берсе дә авырып тилмертмәде. Шул елга бер тапкыр салкын тиеп чирләп алалар иде инде. Хәзер оныкларыма карыйм да шаккатам: әле теге, әле бу җире авыртудан зарланалар. Экологиягә бәйлеме икән соң инде бу? Аптыраган.

Фото: ru.freepik.com

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре