Азотлы ашлама төялгән биш вагон ауган

Самара өлкәсе “Жигулевское море” тимер юл станциясендә йөк поездының берничә вагоны ауган. Бу хакта “Татар-информ” Идел буе транспорт прокуратурасы мәгълүматларына таянып яза.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, гадәттән тыш хәл 14 августта кичен йөк поезды юлга кузгалганда (гомуми файдаланудагы юлга килеп җитмәгән була) килеп чыккан. Биш вагоны рельстан килеп төшкән, өчесе ауган. Вагоннарга азотлы ашлама төялгән булган.

Шуңа да карамастан, пеоездлар хәрәкәтендә тоткарлыкларга юл куелмаган. Хәзерге вакытта биредә торгызу эшләре алып барыла.

Куйбышев транспорт прокуратурасы тимер юл транспорты хәрәкәте һәм аннан файдалануның иминлеге турында законның ни дәрәҗәдә үтәлүен тикшерә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре