Бәйлелектән ничек котылырга? Психолог белән ӘҢГӘМӘ

Бәйлелекнең төрлесе була. Кемнәндер башка яши алмау, телефонны кулдан төшермәү, тәмәке һәм хәмер белән «якын дус»лар булу. Бәйлелекнең сәбәпләре нидә? Ни өчен кайберәүләр кабына коточкыч сурәтләр ясалган тәмәкегә үрелә? Ярамаганны белгән килеш туктый алмый? Бу – көчсезлекме? Бәйлелектән ничек котылырга?

Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә клиник психолог Зөһрә Кәлимуллина (Кәримова) ярдәм итте.

– Кемгә яки нәрсәгә булса да бәйлелекнең психологик сәбәпләре нинди?

– Бәйлелеге булган кеше күп очракта үз-үзенә ышанмый. Шулай ук рухи яктан көчсезлек, кемгә яки нәрсәгә дә булса бәйле яки кирәк булырга теләү дә сәбәп була ала. Кешегә бәйлелек күп очракта үзеңнән качу, үз тормышыңа карата кызыксыну булмауга бәйле. Син башка берәүгә бәйле икән, сиңа үз тормышың кирәк тә түгел.

– Бәйлелек – проблема түгел, ә симптом – нәрсәнең дә булса нәтиҗәсе, диләр. Бу дөресме?

– Бер яктан, әйе, чыннан да, бәйлелек – симптом ул. Шул ук вакытта ул – проблема да. Бәйлелек кешегә уңайсызлык тудыра, хәтта тормышын да боза ала. Хәер, бу инде бәйлелекне ничек кабул итүдән торадыр. Кемнәргәдер бу «чир» ошый. Ә кемдер аннан туя да белгечкә мөрәҗәгать итә.

– Иң еш очрый торган бәйлелекләр – начар гадәтләр ул. Әйтик, тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләр куллану. Югыйсә без аларның ни дәрәҗәдә зыянлы булуын бик яхшы беләбез. Тик ни өчен кеше кабына коточкыч ямьсез сурәтләр ясалган тәмәке сатып алып тарта? Ни өчен алкогольнең тормышны пыран-заран китергәнен белә торып шешәгә үрелә? Моны ничек аңлатып була?

– Кайчандыр мин ризыкка бәйлелек (пищевая зависимость) турында диплом эше язган идем. Статистика һәм үземнең күзәтүләремнән чыгып шуны әйтә алам: мондый төр бәйлелек үз-үзеңә ышаныч булмау һәм проблемалардан качу теләгеннән, шулай ук дисциплина һәм аңлылык җитмәү аркасында барлыкка килә. Алкоголь һәм тәмәке белән дә шулай ук диярлек. Әмма күп очракта кеше шешәгә һәм тәмәке кабына ял итү, тынычлану өчен үрелә. Дөресрәге, ял итәм, тынычланам, дип уйлап үрелә. Әмма бу – иллюзия. Асылда кешенең баш мие «сүнә», контроль югала, шул сәбәпле генә ул үзен тынычланам дип саный. Тынычлануның бит башка юллары да бар. Әмма болай иң җайлы, җиңел вариант.

Кешенең психикасы, баш мие шулай төзелгән: ул, тиз нәтиҗәләргә ирешү, тиз генә рәхәтлек алу өчен, үз сәламәтлегенә зыянлы гамәлләр дә кылудан курыкмый. Башкачарак итеп тынычлану һәм башны ял иттерү өчен бераз тырышырга, күпмедер көч куярга кирәк бит.

– Менә бүген барыбызның диярлек кулында – телефон. Көн саен, сәгать саен социаль челтәрләргә керәбез, бертуктаусыз яңалыклар укыйбыз һ.б. Без барыбыз да бәйлелектән интегәбез булып чыгамы? Әллә бәйлелек куркынычрак нәрсәме ул?

– Бу да – бәйлелек. Әйткәнемчә, безгә үзебезне, тормышыбызны, нәрсә теләгәнебезне аңларга тырышуга караганда проблемалардан һәм үзебездән качу күпкә җиңелрәк бирелә бит. Шулай итеп, үз-үзең белән элемтә, бәйләнеш юкка чыга. Безне бит ачуланырга, хис-тойгыларны чыгарырга, хәтта сөенергә дә өйрәтүче юк. Практикадан күренгәнчә, күпләр үзләре һәм хисләре белән икәүдән-икәү калмас өчен, эш өстенә эш өяләр, гел кеше арасында булалар. Аннан соң инде без, психологлар, консультацияләр вакытында кешеләрне үзләре белән таныштыра башлыйбыз...

Һәр нәрсәнең чиге бар. Мин асылда нәрсә телим һәм нәрсә теләмим соң? Бу сорау баштан чыкмасын иде. Теләсә кайсы бәйлелекне җиңү үз-үзең белән сәламәт мөнәсәбәтләр урнаштырудан башлана.

– Бәйле кешеләр рухи яктан көчсез буламы?

– Шулай дисәк тә була. Чөнки бәйлелектән арыну өчен ихтыяр көче, дисциплина, теләк, мотивация һәм көч кирәк. Әмма күпләрнең «вакыты юк», алар моңа «бераз соңрак тотына», «әлегә әзер түгел». Димәк, кешеләргә бәйлелекләре белән яшәү җиңелрәк булып чыга инде.

– Ә аннан котылуны нидән башларга?

– Беренче чиратта, теләк кирәк. Көчле теләк, мотивация. Һәм моны аңлап эшләргә кирәк: «Бу миңа ни өчен кирәк?», «Арынгач, нәрсә була?» Икенчедән, ярдәм, терәк кирәк. Башка берәүнең генә түгел, ә беренче чиратта үз-үзеңә терәк була белү мөһим. Каядыр нидер килеп чыкмады, тыелып кала алмадың, ди. Андый чакта үзеңне тәнкыйтьләргә ярамый. Әлбәттә, белгеч белән эшләү дә уңай нәтиҗә бирә. Бигрәк тә теге яисә бу бәйлелектән бик нык туйсагыз яки ул сезгә яшәргә комачаулый башласа. Әмма үз куркуларыңнан, шикләреңнән үзеңә дә курыкмаска өйрәнергә кирәк.

Руслан Хәмдиев, табиб-психиатр, нарколог:

– Медицина күзлегеннән караганда, алкоголь дә, тәмәке дә, наркотиклар да – барысы да психоактив матдәләр. Алар барысы да «бәйлелек» дигән куркыныч авыруга китерә.

Эчүгә сабышу – кайгыдан «котылу»ның иң җиңел юлы. Хастаханәгә барып, табибка күренеп, рецепт алырга кирәкми. Теләсә кайсы кибеткә кереп аласың да, имеш, кайгыңны басасың. Мисаллар да күп бит арабызда. Кемнеңдер – әтисе, кемнеңдер әтисе дә, бабасы да, абыйсы да эчкән, дигәндәй. Эчү ярдәм итәме, юкмы – анысы икенче мәсьәлә. Белгеч буларак мин моны хаталы юл, үз-үзеңне алдау дип атар идем.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре