Газетага язылу

Бәйрәм ялларында нинди хаталардан сакланырга?

– Кайберәүләр бәйрәм алдыннан, бушанам дип, ач тора. Бу – бик зур хата. Озак вакыт ашамый торып ашагач, ашказанына икеләтә зур зыян килә. Шуңа күрә бәйрәм алдыннан тамагыгыз тук булсын.

– Кунакта хуҗалар кыстаган саен, «яхшы түгел» дип, тәлинкәгә салган бар ризыкны ашап бармагыз.

– Мөмкинлек булса, кечкенә тәлинкәдән ашарга тырышыгыз. Анда салынган ризык карап торышка бик күп кебек тоелса да, чынлыкта, сез бик аз күләмдә ашаячаксыз.

– Ризык янында артык озак утырып, басып, ятып торырга да киңәш итмәс идем. Үзегезгә берәр шөгыль табасызмы, биисезме, якыннарыгыз белән аралашып, йә булмаса телевизор карап ял итеп аласызмы – мөһим түгел. Иң мөһиме – өстәл яныннан вакытында китә белү.

– Десерттан баш тартыгыз. Төнгә каршы баллы ризык ашау – организм өчен зур сынау.

– Игътибар иткәнегез бардыр: бәйрәм табыны янында, гадәттә, берәүләр сөйләгәндә, икенчеләр тыныч кына ашавын белә. Әңгәмәгә сез дә кушылыгыз. Табын янында җанлы аралашу ризык белән генә мавыгырга ирек бирмәс.

– Бәйрәм көнне дә гадәттәгечә 1,5–2 литр су эчәргә онытмагыз.

– Гастрит, үт куыгы белән ашказаны асты бизе ялкынсынудан тилмергән кешеләргә Яңа ел ялларында аеруча сак булырга кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре