Татарстанда узган елның 29 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр 90 янгын теркәлгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.
Янгыннарда 5 кеше җәрәхәтләнгән, 1 кеше вафат булган. "Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырсак, янгыннар саны - 20 процертка, вафат булучылар саны - 5 мәртәбә, җәрәхәтләнүчеләр саны 2 мәртәбә кимеде. Янгыннарның күпчелеге (67се) шәхси йортларга туры килә", - дип сөйләде Максим Трущин.
Ул шулай ук янгыннарның төп сәбәпләренә дә тукталды. Максим Трущин сүзләренчә, электр җиһазларын файдалану кагыйдәләрен үтәмәү аркасында гына да 31 янгын чыккан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез