Чыдасын гына кесәң! Быел Яңа ел каршылау кыйммәткәрәк төшәчәк

Тиздән могҗиза вәгъдә иткән Яңа ел. Урамнарда да, кибет киштәләрендә дә бәйрәм бизәкләре күренгәли башлады инде. Халык та әзерләнә. Кем белән, кайда, ничек һәм ничә сум? Иң мөһиме, әле иртәрәк түгелме? Олысы да, кечесе дә көткән бәйрәм тирәсендәге сорауларга җавап эзләдек.

Чыдасын гына кесәң! Быел Яңа ел каршылау кыйммәткәрәк төшәчәк

18 миллионлык чыршы

Халык арасында үткәрелгән сораштырудан аңлашылганча, быел илдә яшәүчеләрнең 65 проценты Яңа елны өйдә генә каршы алырга җыена. Чагыштыру өчен: былтыр әлеге сан 76 процент тәшкил иткән. Сораштыруда катнашучыларның 55 проценты бәйрәм кичен – гаиләсе, 13 проценты – дуслары белән, ә 12 проценты үзләре генә үткәрергә ниятли. Респондентларның 29 проценты исә сәфәргә җыена. Шул исәптән, авылга әби-бабай янына кунакка кайтабыз, дип җавап бирүчеләр – 13 процент.

Быел ил халкын аз да түгел, күп тә түгел – 11 көнлек кышкы каникул көтә бит әле. Эшкә 12 гыйнварда гына чыгабыз. Соңгы тапкыр мондый озын яллар 2013 елда булган. Дәү әниләр, пилмән бөгә торыгыз, кыскасы.

Урамнарда якынлашып килә торган Яңа ел кәефе сизелә башлады инде. Казанда, мәсәлән, зур сәүдә үзәкләре янында чыршылар куя башлаганнар. Сүз уңаеннан, башкаланың төп бәйрәм бизәге – «Гаилә» үзәге янындагы чыршы быел 18,2 миллион сумга төшәчәк. Аны 20 декабрьгә кадәр урнаштырып бетерергә ниятлиләр.

Эшкуар Дамир Гарифуллинның Чаллыда үз кибете бар. Юк, бизнесы Яңа ел товарларына бәйле түгел аның. Дамир ишекләр сата. Әмма урам ягыннан кибетне Яңа елга бизәп куйганнар. «Беренчедән, шул рәвешле сатып алучыларны җәлеп итсәк, икенчедән, без халыкка бәйрәм кәефе өстибез. Ә кәеф күтәренке булганда, товар сайлау да җиңелрәк һәм тизрәк. Бәйрәм уңаеннан ташламалар һәм бүләкләр дә бар. Соңгы бер-ике атнада сату-алулар саны арту сизелә. Яңа елга яңа ремонт белән керергә теләүчеләр күп булачагына охшаган», – ди эшкуар.

Казанда яшәүче Лилия Галиева өйдә дә бәйрәм мохитен булдырган. Календарьда әле ноябрь генә дип тормаган, инде чыршы бизәп куйган ул.

– Былтыр да бәйрәм гүзәлкәен чагыштырмача иртә – декабрь башында бизәп, февраль башында җыеп куйган идек. Әмма барыбер бәйрәм рухы җитеп бетмәгән кебек хис калды. Шуңа күрә уйладым да, быел өйне ноябрьдә үк бизи башладым. Берәү генә түгел, ике чыршы куйдык. Янәшәләрендә Кыш бабай, бүләк тартмалары да бар. Яңа ел рухы көзге сорылыкны, кояшсыз көннәрне җиңелрәк үткәреп җибәрергә ярдәм итә. Салкыннар да алай бик нык сизелми кебек, чөнки күңел чын бәйрәм көтә, – ди Лилия.

Моның белән гаилә психологы Динара Саматова да килешә.

– Яңа ел мохите баш миендә үзенә күрә бер рәхәтлек бирә торган эзлеклелек барлыкка китерә: бәйрәм – туганнар ул, туганнар – бүләкләр, ә бүләкләр –  ләззәт ул. Шуңа күрә без барыбыз да бу бәйрәмне зарыгып көтәбез дә инде. Өстәвенә ел азагында кеше үзен физик яктан да, эмоциональ яктан да арыган сыман тоя, борчу хисе арта. Ә Яңа ел могҗизага ышаныч тудыра. Өйдәге җем-җем утлы чыршы – бик яхшы антистресс, – ди белгеч.

Бер кичкә кер мичкәме?

Кафе-рестораннар да җиң сызганып корпоративларга әзерләнә. Быел Яңа ел мәҗлесе бәяләре уртача 3–3,5 мең сумнан башлана. Хәер, кесәңә карап, җаның ни теләгәнне сайлап алырга мөмкин. Башкаладагы иң затлы рестораннарның берсендә, мәсәлән, кич утыру бер кешегә 30 мең сумга төшәчәк. Кыш бабай һәм Кар кызыннан тыш биредә тере тавышка шоу-концерт программасы, Көнчыгыш биюләре, хәтта фокусчыларны да күрергә мөмкин булачак. Ә табында тәкъдим ителәчәк ризыклар арасында сарык сөтеннән эшләнгән сырдан ясалган соус белән баклажан салаты бар.

Эшмәкәр Зөлфия Минашаева Әтнәдә банкет залы тота. Быел Яңа ел корпоративы бер көндә генә узачак икән.

– Башка елларны Яңа ел мәҗлесләрен икешәр көн үткәрә идек. Быел декабрь ахырында ике банкет килеп керде. Шуңа күрә корпоратив бер генә көнгә калды. Өстәлләргә заказ бирә башладылар инде. Залның яртысыннан артыгы тулды, дисәк тә була. Дөресен генә әйткәндә, әле чынлап торып реклама эше белән шөгыльләнә башламаган. 26 декабрьдә кунакларга махсус программа тәкъдим итәбез. Бәйрәмне алып барырга җырчы Азат Хәсәновны чакырдык. Ул үзе белән баянчы Данис Мөхәммәдиевне алып киләчәк. Җырчы кунаклардан шулай ук Гөлзада һәм Илгиз Хәсәншиннар булачак. Бәйрәмдә лотерея да уйнатачакбыз. Җиңүчеләргә дип 50–60 бүләк алып куйдык. Әле быел беренче тапкыр ел дәвамында бездә туй һәм юбилей үткәрүчеләр арасында да лотерея булачак, – дип сөйләде ул. 

Ашау-эчү һәм концерт программасы кергән мәҗлес хакы 4 мең сум икән. «Былтыр кыйммәтрәк иде. Чөнки исемнәре танылганрак җырчылар чакырган идек. Аңлашыла инде, бәяне артисттан чыгып куябыз. Быел яшь, шул ук вакытта тавышлары тыңларга рәхәт булган җырчыларны чакырдык. Халыкка да күтәрерлек бәя булсын, дибез. Гомумән дә, безнең өчен корпоратив – акча эшләп, кесә калынайту ысулы түгел ул. Моның өчен зуррак заллар кирәк. Безгә 120–130 кеше сыя. Бирегә килүчеләр үзләре үк бәйрәм оештыруыбызны сорап мөрәҗәгать итә. Шуңа күрә кунак җыеп, бер бәйрәм итеп алачакбыз», – ди Зөлфия Минашаева.

Балтач районының Кариле авылында яшәүче Раилә Гарәпшина төп эш урыныннан китеп, ике елга якын кейтеринг белән шөгыльләнә.

– Яңа елга заказлар кабул итә башладым инде. Оешмалардан бигрәк, бәйрәм табынына сый-нигъмәт сорап күбрәк гади кешеләр мөрәҗәгать итә. Кунаклар сыйлыйсыбыз бар, диләр. Былтыр 31 декабрь көнне кичке сәгать тугызга-унга кадәр заказга салатлар, кабымлыклар әзерләдек. Быел игъланда кичке сәгать алтыга кадәр генә эшләячәкбез, дип язган идем, ничек булыр... Әзер ризыкны таратып бетерәсе дә бар бит әле, – ди ул.

«Аннары да тормыш бар»

Күңел ачулар кесәне шактый бушатырга мөмкин, әлбәттә. Шуңа күрә артык иркенәеп китмәскә киңәш итә белгечләр.

– Бүләк сатып алуны иң соңгы көнгә калдырырга ярамый, чөнки Яңа ел якынлашкан саен акчаның исәбе югала, – ди икътисад белгече Илдус Сафиуллин. – Гадәттә без зур сәүдә үзәкләрендә акча күп тотабыз. Андагы матурлыктан күзләр камаша да, кирәкле товарлар белән беррәттән, кирәкмәгәннәре дә кәрзингә эләгә. 31 декабрь алдыннан кибетләрнең бәя күтәрүе дә – гадәти хәл. Шуңа күрә бүләкләрне мөмкин кадәр иртәрәк әзерләп куярга кирәк. Товарны рассрочкага сатып алырга да ашыкмагыз. Чөнки бәйрәм мәшәкатьләре белән кредит килешүендә өстәмә хезмәтләр тәкъдим итүләрен сизмичә калуыгыз бар. Кесәдә бар булган акчаны туздырып бетермәгез, 31 декабрьдән соң да тормыш дәвам итә. Яңа елга бурычларсыз керәм дип, бөтен маяны әҗәтләрне каплауга юнәлтү дә үз-үзен акламый. Ни генә булмасын, өйдә «финанс мендәре» булырга тиеш.

Роспотребнадзор идарәсе белгечләренең – үз киңәшләре. Алар бәйрәм табынына азык-төлекне алданрак сатып алып куярга кушкан. Дөрес, консервланган кукуруз, борчак, он, ярма, шикәр комы кебек бозылмый торганнарын гына. Чөнки Яңа ел алдыннан азык-төлеккә бәяләр кыйммәтләнергә мөмкин дип фаразлаганнар. Бигрәк тә, алкоголь һәм газлы эчемлекләргә бәяләр артмагае.

Былтыр илдә яшәүче гаиләләр Яңа елны каршы алырга уртача 64,4 мең сум акча тоткан. Быел чыгымнар ким дигәндә 4–5 мең сумга артыграк булачак, дип көтелә. Хуш киләсең, Яңа ел!

Кышкы каникул вакытында Татарстанга 200 меңнән артык турист киләчәк дип көтелә. Аерым алганда, Мәскәүдән Казанга килеп, Яңа елны каршы алу якынча 50–60 мең сумга төшәчәк, ди.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре