4 миллиард сум! Соңгы өч елда Татарстанда яшәүчеләр финанс пирамидалары аркасында әнә шуның кадәр акчасын югалткан. Шушы вакыт эчендә республикада 5 меңнән артык кеше ярык тагарак янында калган.
Бушлай сырның капкында гына икәнлеге көн кебек ачык булса да, алданучылар кимеми. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ришвәтчелеккә каршы тору һәм икътисадый куркынычсызлык идарәсе башлыгы урынбасары Руслан Гомәров журналистлар белән очрашуда бу сүзләрне еш кабатлады.
Хәтерләсәгез, моннан берничә ел элек республикада финанс пирамидалары шактый шау-шу тудырган иде. 2021 елның июль башында Үзәк банк тарафыннан финанс пирамидасы дип танылган «Антарес Трейд» оешмасы җимерелде. Бу пирамидага акча кертеп алданучылар арасында татарстанлыларның да шактый булуы ачыкланды. Очраклыктырмы-юктырмы,
әмма шул вакыйгадан соң хәтта кайбер үлем-китем очракларын да шикле оешманың җимерелүенә бәйләп аңлатырга тырыштылар. Күпләр шул вакыйгадан соңгы шоктан айнып та җитәргә өлгермәде, халык арасында исеме шактый телгә алынган «Финико» оешмасының да көймәсе комга терәлде. Шуның артыннан ук «Френдекс» дигән тагын бер финанс оешмасы кертемчеләре зар елады.
Казанда яшәүче Фәрит Вәлиев – шушы финанс оешмасы корбаны. Моннан дүрт ел элек «Френдекс»та 600 мең сум акчасы янган. Берничә иптәшен дә үз артыннан иярткән булган.
– Эштән кергән «чумара» акчасы иде бу. Иптәш егет кызыктыргач, акчам тик ятмасын дип, шунда салдым. «Финико» янгач, күңелгә «безнекенә дә чират җитмәсме икән?» дигән шик кергән иде инде. Тик никтер ул вакытта акчаны кире алмадым, сабыр итеп торырга булдым. Тик икеләнә торгач, бернәрсәсез калдым. Башта югалткан акчаны кайтарабыз, дип вәгъдә иттеләр. Аларны кайтармадылар инде, билгеле, шул килеш бернәрсәсез калдык, – ди Фәрит.
Тиз арада баю, җиңел генә акча эшләү... Финанс пирамидасына «батучы»ларны нигездә әнә шул теләк йөртә, ди хокук сакчылары. Финанс пирамидаларының әле дә булса яши бирүенә дә шул сәбәпче, ди алар. Руслан Гомәров китергән саннардан аңлашылганча, ел башыннан бирле Татарстанда өч финанс пирамидасы оештыручыларга карата ун җинаять эше кузгатылган.
– Элегрәк финанс пирамидалары завод төзү, милек алу кебек ялган максатларны күздә тотып эш итсә, хәзер алар тулысынча интернетка күчеп бетте. Күбесе криптовалюта белән эш итә. Фонд базарында акча эшләргә өйрәтүчеләр дә бихисап, – ди Руслан Гомәров.
Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстанда финанс пирамидаларының чәчәк аткан чоры 2012–2015 елларга туры килә. Ул чорда полициягә зыян күрүчеләрдән 17,7 мең гариза килгән. Республика халкына 6 миллиард сумнан артык матди зыян салынган. 2021–2024 еллар аралыгында исә Татарстанда 9 финанс пирамидасы юкка чыгарылган. Аларны оештырган 40 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган. Узган ел хокук сакчылары тагын бер зур финанс пирамидасының эзенә төште. 42 кеше кулга алынды, 20 се халыкара эзләүгә игълан ителгән.
Иң аянычлысы – мондый кырын эшләргә яшьләрне дә җәлеп итәләр. Руслан Гомәров шулай дип көрсенә.
– Араларында дроппер булып йөрүчеләр күп. Без бу күренешне ярты ел-ел дәвамында җиңәрбез дә. Мондый җинаять юлы белән акча эшләргә күнеккән яшьләр ни эшләр? Бу сорау ачык кала. Аларның алга таба да акча эшләүнең шундый кырын юлларын эзләүләре бик мөмкин, – дип фаразлый ул.
Финанс пирамидасы корбаны булмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?
- Сезгә елына 15, 20 процент һәм аннан да югарырак ставкалы табыш вәгъдә итсәләр, шикләнергә җирлек бар.
- Сез акча кертергә җыенган оешманың Россия Үзәк банкы тарафыннан бирелгән лицензиясе бармы? Ул Россиядә теркәлгәнме? Әнә шул сорауларга ачыклык кертергә дә онытмагыз.
- Сезгә кертемнәрегез иминиятләштерелгән дип ышандырып, ниндидер кәгазьләр дә күрсәтергә мөмкиннәр. Чынлыкта
финанс пирамидасындагы кертемнәр иминиятләштерелми!
- Әгәр сезгә бу оешмага берәр танышыгызны чакырып, ул салган акчаның 20–30 процентын сезгә кайтарырга вәгъдә итсәләр дә, бу оешмадан качу ягын карагыз.
Фикер
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы:
– Совет чорында ярдәмләшү кассасы дигән әйбер бар иде. Берничә кеше берләшеп, билгеле бер сумманы җыялар да, бу айны, мәсәлән, аны берсенә бирәләр. Ул бу акчага ниндидер зуррак әйбер ала. Икенче айны шулай ук акча җыешып икенчесенә бирәләр. Мондый эшчәнлек тыелмый. Ә инде кешеләрдән акча җыеп: «Без сезгә күп итеп дивиденд, криптовалюта бирәбез, ярдәм итәбез», – дип буш вәгъдәләр тараткан финанс пирамидалары өчен бернинди искәрмә була алмый. Монда кешеләрнең акчасын алалар, аның күпмедер өлешен генә үзенә кайтаралар да калганы сүзләрендә кала. Бөтенләй кайтармаган очраклар да күз алдында. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләм хәдис-шәрифләрендә: «Әгәр дә кем изгелеккә чакырса, өндәгән кешегә дә, кылган кешегә дә савабы бер үк дәрәҗәдә булачак. Әгәр дә кем гөнаһка чакырса, өндәгән кеше дә, үтәгән кеше дә гөнаһлы булыр», – дигән. Шуңа күрә ышанып акчасын тапшырган кешенең бу очракта, иншалаһ, гөнаһы юктыр. Аны алдаган, шушы тозакка чакырган кешегә гөнаһы бик зур була.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез