Газетага язылу

Бала күңеле – далада... Үсмерләр ни өчен өйләреннән чыгып китә?

Минем бала кайда? Әти-әниләренә әйтмичә, өйләреннән чыгып киткән үсмерләр турында ишетеп торабыз. Быел республикада 200 дән артык шундый очрак теркәлгән. Көз көне волонтерлар Раифа бистәсендә югалган ике үсмерне бары бер атнадан соң гына эзләп таба алды. Югалырга яратучылар арасында кабат чыгып китүчеләр дә очрый. Ни өчен үсмерләр әти-әниләрен хафага сала?

Бала күңеле – далада...  Үсмерләр ни өчен өйләреннән чыгып китә?
Илдар Мөхәммәтҗанов

Быел 11 айда республикада эчке эшләр органнарына 209 баланың (94 кыз һәм 115 малай) югалуы турында хәбәр керде. Шуларның 156 сы – өйдән, ә калганнары дәүләт оешмалары, әйтик, приют, хастаханә, балалар йорты, мәгариф оешмаларыннан чыгып киткән. Узган ел 11 айда 210 бала югалган. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының участок полиция хезмәткәрләре һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәләре эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы урынбасары Резеда Вахитова әйтүенчә, балаларны эзләү гадәттә 1–2 көнгә сузыла. Еш кына алар өйләренә үзләре үк әйләнеп кайта. Өйдән чыгып китүнең төп сәбәбе – әти-әни белән уртак тел таба алмау.

– Шулай ук мәктәптә начар билге алу, алар сораган әйберне алмаганга үпкәләү, әти-әниләрдән башка аерым яшәү теләге, психик тайпылышлар да үсмерләрне өйдән чыгып китәргә мәҗбүр итә. Дәүләт оешмаларыннан чыгып китүчеләр – нигездә ятимнәр, әти-әни игътибары җитмәгәннәр. Аларга яңа кагыйдәләргә буйсыну авыр. Шуңа күрә дуслары, туганнары янына кайтырга телиләр. Быел приют, балалар йортларыннан 28 бала чыгып киткән, – дип сөйләде Резеда Вахитова.

Мондый күңелсез хәлнең Казанда яшәүче Закировлар гаиләсендә дә килеп чыкканы бар икән. Ике көн буе ут йоткан алар.

– Улым урамда бер кыз белән танышкан да, шуннан аерыла алмаган. Гашыйклык бар дөньясын оныттырган, күрәсең. 15 яшьлек чагы иде аның. Өстәвенә кызның әти-әнисе җылы якка ял итәргә киткән булган. Улыбыз ике көн үткәч кенә өйгә кайтып керде. Ана күңеле – балада, бала күңеле – далада, диюләре шул инде. Өйдә бар да тәртип иде югыйсә. Полициягә хәбәр иткәч, очына чыктылар. Улым башка ул хатасын кабатламады. Кая гына китсә дә, әйтеп йөри хәзер, – ди ике бала анасы Гүзәлия.

Татарстанда югалган кешеләрне эзләүдә 6 волонтер оешмасы катнаша. Казандагы «Эзләү үзәге», Чаллыдагы «Василиса», Түбән Камадагы «След», Алабугадагы «Надежда», Менделеевскидагы «Орел-Татарстан» эзләү-коткару берләшмәсе һәм «Лиза Алерт» эзләү-коткару отряды. «ЛизаАлерт» илнең 66 төбәгеннән барлыгы 40 мең волонтерны берләштерә. Отряд мәгълүматларына күз салсаң, уйланырлык урын бар. Һәр ике ел саен балалар югалу турында гаризалар саны ике тапкыр арта.

«Лиза Алерт» оешмасының республика бүлеге вәкиле Артем Латышев белдергәнчә, быел алар 166 үсмер югалу турында хәбәр кабул иткәннәр. Шуларның 147 сен волонтерлар исән-сау килеш тапкан. Берсенең гомере өзелгән. Кызганыч, табылмаганнары да бар. Һәрберсе – аерым бер тарих. Бу саннар артында йөзләгән әти-әнинең хафалануы ята.

 – Бигрәк тә Чаллыда бала югалу очраклары еш күзәтелә. Быел 95 гариза кергән булса, шуларның 11 е балаларга кагыла. Бу инде – ай саен автокалада үсмерләр эзлибез дигән сүз. Балалар югалу – безнең өчен иң хәвефле эзләүләр. Сәбәпләре төрле: уен белән мавыгып, караңгы төшкәнен сизми калганнары да, әти-әниләре белән ачуланышып чыгып китүчеләре дә, ялгыш башка автобуска утыру очраклары да бар. Безнең максат – тиз арада табып, аларны гаиләләренә кайтару. Бер очрак икенчесен кабатламый. Кайчак социаль челтәрләр аша күбрәк мәгълүмат тарату файда китерсә, кайвакыт, киресенчә, зыян салырга мөмкин, – ди Артем Латышев.

Регина Фәхрисламова, Биектаудагы «Таяну ноктасы» үзәге психологы:

– Балаларның өйдән чыгып китү очракларын ике төргә бүләр идем. Берсе – аңлы рәвештә эшләү. Үсмерләр бу адымга үз теләкләренә ирешү өчен бара. Әйтик, кулланучы буларак, матди яктан файда эзли. Бу инде нәрсәнедер сатып алдыру теләге дә булырга мөмкин. Әти-әнисе борчылып, гаебен таныр, дип уйлый. Балага кайчандыр бик авыр булган. Хәзер ул әти-әниләренең шундый ук хисләр кичерүен тели. Икенчесе – белмичә эшләү. Андый балаларга игътибар җитми. Бер караганда, әти-әни ашата, киендерә, күңел ачтыра, әмма рухи як буш. Балада әти-әнисенә авырлык китерү теләге юк. Кайсы гына очрак булмасын, балалар өчен әти-әни җавап бирә. Олыларга мондый хәлләрне ачыклап, уртага салып сөйләшеп, хаталарны төзәтергә кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре