Газетага язылу

Балалар арасындагы буллинг турында туры эфир үткәрелә

«Бердәм Россия» партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә буллинг турында туры эфир узачак.

«Бердәм Россия» партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе мәйданчыгында Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Шәфкать» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе белән берлектә буллингка багышланган кайнар линия үткәрәчәк.

Экспертлар консультациясе 24 февральдә 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр узачак. Аның максаты – балалар тирәлегендә агрессия белән очрашкан кешеләргә бушлай һәм аноним психологик һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтүне тәэмин итү.

Ата-аналар буллингның яшерен билгеләрен тануда профессиональ ярдәм ала, катлаулы хәлләр турында бала белән сөйләшүнең нәтиҗәле ысулларын үзләштерә, уку йортлары администрациясе белән үзара дөрес хезмәттәшлек, шулай ук балигъ булмаганнар мәнфәгатьләрен яклауның хокукый аспектлары турында белә алачак.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен "Кайнар линия" куркынычсыз пространство булачак, анда үз кичерешләрең турында сөйләргә, яшьтәшләреңнең агрессив тәртибенә ничек җавап бирергә, шәхси чикләр төзергә һәм үзеңне ышанычлы тотарга киңәшләр алырга мөмкин булачак.

Ата-аналар һәм балалар үзләренең сорауларын 24 февральдә 16:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр 8 (843) 590-04-05 телефоны аша бирә алалар. Моннан тыш, инде хәзер үк мессенджерларда 8 (987) 205-00-63 номеры буенча сораулар бирергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре