– Хатыным белән 17 ел бергә яшәдек. Эчә торган гадәте бар. Башта балалар хакына дип түздем. Әмма алар да бик читенсенде. Кеше сүзе ишетелә бит. Эчү бер хәл, әле бит намус мәсьәләсендә дә бик тәртипле булмады. Шунысы күңелгә тиде, – ди Айрат. – Әниләре ташлап чыгып киткәч, эшемне ташларга туры килде. Балаларны бакчага, мәктәпкә йөртергә кирәк. Эшләмәгәч, төрле оешмалардан тикшерү килеп тилмертте. Әле бит иске йортта яшәгән чак, яңасын төзергә акча кирәк. Пай җирләремне эшкәртәм, маллар тотам. Әнә шул акчага көн күрдек. Яңа йортыбыз зур. Балаларны иркендә яшәтәсем килде. Мин аны берүзем салдым. Әле менә хәзер дә олы улым белән бергә өйнең эчке эшләренә тотындык. Әз генә ярдәм җитми. Газ кертәсем бар.
Биш бала әнисен ана хокукларыннан мәхрүм иткәннәр. Хәзер ул балаларына алимент түләргә дә тиеш икән.
– Аның балаларга 200 мең сум бурычы җыелган иде. Дәүләттән бирелә торган пособиеләр билгеләнгәч, шул алимент бурычын юкка чыгардылар. Мин бездәге законнарны һич кенә дә аңламыйм. Районда безнең кебек авыр хәлдә калган гаиләләр күп түгел. Хәлебезне дә беләләр, ярдәм итсәләр дә булыр иде. Йортны җиткереп бетерергә булышсалар, ул акчаларны кире кайтарырга да риза мин. Кышка кадәр бөтен эшләрне тәмамлыйсы иде, – ди Айрат. – Нинди өйләнү?! Балаларым хакына дип яшим. Инде алар гына аңлап үссен. Миңа шул җитә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез