Иртәнге аш – әби-бабай янында, ял итү – лагерьда. «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстандагы бүлеге, шәһәрдән авылга ялга кайткан балаларга күңелсез булмасын өчен, яңа проект уйлап тапкан. «Ура, авылга!» дигән лагерьда телне дә, калфак тегәргә дә, милли аш-суга да, шәҗәрә төзергә дә, илне яратырга да өйрәтмәкчеләр. Һәм барысы да бушлай!
Лагерь дигәч тә, аерым бинасы, йокы сәгате, «полдник» вакыты күз алдыгызга килгәндер. «Ура, авылга!» андый проект түгел. Тәмле ашлар белән сыйлау вазыйфасы бала-чаганың туганнарына, әби-бабайларына кала. Яшәвен дә авылдагы нигезләрендә яшиләр. Әмма көндезге һәм кичке вакытын алар үз ишләре һәм әйдаманнар янында үткәрәчәк. Проектта республиканың 5 районындагы 15 авылы катнаша. Бу – «Алдынгылар хәрәкәте»нең иң актив районнары. Лагерь 15 июльдән эшли башлый. 6–17 яшь аралыгындагы 500ләп баланы колачларга исәпләре.
Әлки: 15–19 июль – Кече Әлки, 22–26 июль – Чуаш Кичүе, 29 июль – 2 август – Базарлы Матак
Апас: 15–19 июль — Борнаш, 22–26 июль – Бакырчы, 29 июль – 2 август – Каратун
Арча: 22–26 июль – Кушлавыч, Урта Курса, Урта Бәрәзә
Балтач: 15–19 июль – Балтач, Карадуган, Норма
Теләче: 15–19 июль – Теләче, 22–26 июль – Алан, 29 июль – 2 август – Иске Җөри
Яшьләрне яшьләр аңлый. «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстандагы җитәкчесе, Рәис ярдәмчесе Тимур Сөләйманов сүзләренчә, бу лагерьда балаларның һәм үсмерләрнең әйдаманы итеп алардан аз гына зуррак булган яшьләрне күрәләр. 1–11 июль аралыгында аларны махсус укытачаклар.
Төп сорау: лагерьга кемнәр килә ала соң? Махсус конкурс аша узасымы? Юк икән. Оештыручылар сүзләренә караганда, әлеге лагерьда атап үтелгән район һәм авыл җирлекләрендә әби-бабайлары яки башка туганнары, дуслары булган яисә инде шушында ук яшәүчеләр катнаша ала.
– Элек шәһәр баласы, авылга кайтып, татарчасын шомартып китә иде. Хәзер инде киресенчә – алар авылга кайтып, әби-бабасының урысчасын «шомарта», – ди Тимур Сөләйманов. – Без аларга мохит тудырачакбыз. Лагерьга йөрүчеләрне җирлек тарихы белән таныштырачаклар, аларны мәдәни программа, остаханәләр көтә. Балалар авылның ничек яшәвен, аның көнкүрешен күрәчәк. 7–15 яшьлекләр өчен бу да кызык.
Әйтүләренә караганда, бу проект уңышка ирешсә, башка милли телләр өчен дә (әйтик, чуаш) шушындый лагерьлар оештырырга мөмкин. «Ура, авылга!» Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән тормышка ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез