Бердскта яшәүче хатын полициягә үз кызын көчләүләре турында гариза язган - инцидент 4 августта булган. Ул әлеге вакыйгада җирле дәүләт хастаханәсенең балалар табиб-психиатрын гаепләгән, дип хәбәр итте НГС корреспондентына хокук саклау органнарындагы чыганак.
Хатын-кыз аңлатканча, 30 яшьлек ир-ат Бердскта "Дюны" пляжы территориясендә 16 яшьлек аның кызына һөҗүм иткән. Ул балалар табиб-психиатры булып эшләгән, зыян күргән кыз аның пациенткасы була, - дип өстәде чыганак.
Хатын-кыз гаризасы буенча РФ Җинаять кодексының 131 маддәсенең 3 өлеше буенча (балигъ булмаган кызны көчләү) җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта 30 яшьлек ир-ат тоткарланган, аның белән тикшерү гамәлләре үткәрелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез