Дәүләт Думасы балаларга энергетик эчемлекләр саткан өчен 500 мең сумга кадәр штраф салу турында закон проектын кабул итте.
Татарстанда балигъ булмаганнарга мондый эчемлекләр, шулай ук газлы көнкүреш әйберләрен (әйтик, кабызгычларны) сату инде 2022 елда ук тыелды. Ике елдан соң Россия күләмендә дә шундый ук закон кабул ителде. Әмма анда штрафлар күрсәтелмәгән иде.
Закон бозган юридик затларга, ягъни кибетләргә салынасы штраф 300 мең сумнан башлана. Сатучыларга – 30–50 мең сум, оешма җитәкчеләренә исә 100–200 мең сумлык җәза яный.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез