– Улымны үстерер өчен дә, аңлап яшәр өчен дә миңа картаймыйча торасы инде. Аллаһы Тәгалә гомеремне бирсә иде, дип сорыйм. Баламны аякка бастырасым бар бит. Әле алай гына түгел, Исламның балаларын күрү бәхете насыйп булса иде, дим. Әнисе Зөһрә белән алты ел гына бергә яшәп калдык. Аннары ул безне калдырып, өйдән чыгып китте, – ди Рәис абый. – Әле ярый, ул чакта әнием бар иде. Авырлыкны бергә күтәрдек. Бер елдан әни дә үлеп китте. Аннары Зөһрәнең дә үлгән хәбәре килде.
Рәис абый авырлыкны эш белән җиңә. Улы башкалардан ким-хур булмасын өчен тырыша.
– Ислам быел паспорт алды. Сигезенче сыйныфта укый. Мәктәптән китәм, дими, 11 не бетермәкче. Аннары мине дә уйлый торгандыр инде. Шөкер, бер үзем үстерсәм дә, улым сүзне тыңлый, акыллы булды. Спорт белән дус. Волейбол, баскетбол, футбол, хоккейга яратып йөри. Өйдәге эшләрне дә башкарырга өйрәнде. Мин кайтышка тәмле итеп ашарга пешереп куя, – ди әтисе. – Өйләнү теләгем дә бар иде. Хәер, минем кебек бабайга кем чыксын инде?! Аннары улым да, икебезгә генә рәхәт бит, әти, ди. Өйгә чит кеше кертеп, ни буласын кем белгән? Кешедән ким яшәмәскә тырышабыз. Хәзер бит дөньялар бик рәхәт. Бар эшне автомат эшли. Шөкер итәрлек кенә. Ялгыз әтиләр бала хакы дип яшәвен яши инде ул. Балалар гына шуны белеп үссен, аңласын иде. Иң мөһиме – ялгыз калган ир-атлар хәмергә үрелмәсен. Әгәр шуны җиңә алсаң, матур яшисең.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез