Татарстанда Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Ирина Волынец “Татар- информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә Дума депутаты Андрей Гурулевның баласыз кешеләргә салым кертү тәкъдимен, бәхәсле тәкъдим, дип бәяләгән.
Аның әйтүенчә, мондый тәкъдимне гамәлгә кертү өчен иң элек вазгыятьне һәм баласызлыкның сәбәпләрен җентекләп анализлау кирәк.
“Бик зур бәхәс тудырырдай тәкъдим. Бер яктан, безгә бюджетны тулыландырырга кирәк, шул исәптән балалы гаиләләргә түләүләрне арттыру өчен. Икенче яктан, медицинага бәйле ниндидер сәбәпләр аркасында да гаиләдә бала тумаска мөмкин. Яисә кешенең үз язмышын очратмавы аркасында”, – дип билгеләп үткән омбудсмен.
Моңа кадәр Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков та журналистлар белән аралашканда бу тәкъдимгә бәйле фикерен белдергән. Аның әйтүенчә, әлеге тәкъдимне караганчы, вазгыятьне, шул исәптән СССР тәҗрибәсен (ул чорда да әлеге салымны түләгәннәр) анализлау таләп ителә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез