16-21 март көннәрендә Орел шәһәрендә үткән кул көрәше буенча Рәсәй чемпионатында Балтачтан ун спортчы катнаша һәм төрле дәрәҗәдәге 17 медаль яулый.
60 субъекттан җыйналган 783 спортчы арасында Балтачның бигрәк тә 14-15 яшьлек кызлары яхшы әзерлекле булулары, осталыклары белән аерылып тора. Алар арасында ике кул белән дә җиңү яулаучылар, призерлар бар. Замирә Мөхәммәтгалиева ирешкән уңышлары белән Рәсәйнең спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәсә, Тәнзилә Исмәгыйлева спорт мастеры дәрәҗәсен яулый. Тренер Ранил Сафиуллин шәкертләре быелның 25:октябренда Болгариядә үтәчәк дөнья чемпионатында Татарстан данын яклаячак
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез