Балтач районы укучылары бер көндә ике зур җиңү яулаган

Балтач районының Салавыч күп профильле лицее укучылары "Иминлек тәгәрмәче" конкурсында бер көндә ике зур җиңү яулады. Үткән ел әлеге бәйгенең Рәсәйкүләм җиңүчеләре Рәзилә Саттарова, Эллария Саттарова, Кәрим Галимҗанов, Алмаз Гарифуллиннар Белорусиянең Жлобин шәһәрендә ил данын яклады. Һәм бик тә уңышлы чыгыш ясап, шәһәрләрдән килгән командаларны артта калдырып, беренче урын яулады. Шул ук көнне Түбән Кама шәһәрендә исә "Иминлек тәгәрмәче" конкурсының республика бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды. Әлеге бәйгедә дә лицейның икенче командасы җиңү яулады. Виктория Александрова, Әдилә Алексеева, Альмир Терентьев, Замир Лапшиннар көз көне ил күләмендә Татарстан данын яклаячак.

Ике бәйгегә дә укучыларны лицей укытучысы Ранил Гыйләҗев әзерләгән. Моңарчы да аның укучылары төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә күп тапкырлар җиңү яулаган иде. Әлеге мәртәбәле җиңүләре дә очраклылык түгел.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре