Балтач районының бер авылында хәрби-патриотик клуб ачылачак

Балтачлылар Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган якташлары Габдулла Гарифуллинның исемен мәңгеләштерүне дәвам итә. Район үзәгендәге Геройлар аллеясына аның бюсты куелган, туган авылы Яңгул урта мәктәбе аның исемен йөртә, Балтач бистәсендәге яңа урамнарның берсенә (һәм авылларда да) аның исеме бирелгән. Геройның туган авылында озакламый аның исемендәге хәрби-патриотик клуб ачылачак.

Берничә ел элек Яңгул авылында яңа мәдәният йорты ачылгач, искесе бушап калган иде. Патриотик клуб әнә шунда эшләячәк тә инде.

– Әлеге клуб яшьләрдә патриотизм хисен арттыруда, тәрбияләүдә, хәрби- тарихи белемнәрен арттыру, физик һәм рухи әзерлекне үстерү, тарихи мирасыбызга мәхәббәт тәрбияләү, авылның социаль- мәдәни тормышын баетуда зур эшчәнлек алып барачак, - диде әлеге проект белән таныштырганда район спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге мөдире Рөстәм Заһидуллин.

Әлеге таныштыру чарасында катнашкан авыл яшьләре, активистлар, волонтерлар, хәрби хәрәкәт һәм хәрби хезмәт ветераннары бу эшнең кирәклеген, актуальлеген, һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзерлекләрен белдерделәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре