Самарада үткән "Шәһәрләр алышы" ("Битва городов") Бөтенрәсәй турнирында барлыгы 110 команда катнаша.
Мондый масштабтагы бәйгедә беренче чыгыш ясаулары булса да, Балтачның яшь футболчылары сынатмый: 2016 елгы яшүсмерләр командасы җиңү яулый, ике команда - өченче, бер команда дүртенче урынны ала.
Күптән түгел Балтачта заманча футбол кыры ачылуын истә тотсаң, уңышлар әле башлана гына дип өметләнергә нигез бар. "Мондый тренерларыбыз булганда"... - дип, балтачлылар үзләре дә яңа җиңүләргә ышана.
Гөлсинә Хәбибуллина
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез