20 май – Идел елгасы көне. Билгеле ки, Идел Россия өчен гади бер елга гына түгел, ул илебезнең мөһим символы да булып тора. Меңнән артык километрларга сузылган Идел елгасы бөтен Аурупа илләре арасында да үзенең масштабы белән аерыла. Елга Валдай калкулыкларыннан башланып китә һәм Каспий диңгезенә коя. Ул Рәсәйнең табигый йөрәге дип тә санала, чөнки үз эченә 150 000нән артык зур һәм кечкенә елгаларны ала.
20 майны Идел елгасы көне буларак билгеләп уза башлаганнар. Иң беренчеләрдән булып 2008 елда бу көнне Түбән Новгородта билгеләп үтәләр. Алга таба Әстерхан, Волгоград, Татарстан һәм Самара өлкәләрендә дә билгеләнеп уза башлыйлар. Бу истәлекле көннең төп максаты: елганың экологик системасын саклап калу, елганы чистарту һәм Иделнең тирә-юнен чиста тоту өчен эшчәнлек алып бару.
20 май көнне Балтач районының үзәк китапханәсендә районыбызның 4 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасының зурлар төркеме балалары белән әти-әниләр катнашында «Иделебез – безнең горурлыгыбыз» дип исемләнгән чара узды. Чара республикабызда баручы «Экояз–2024» конкурсы кысаларында, шушы бәйгедә көч сынашучы Гарәфиевлар гаиләсе тарафыннан гамәлгә ашырылды.
Балалар белән кызыклы әңгәмәдән башланып киткән чара, алга таба нәни дусларга экологик тәрбия бирү, Идел елгасының табигатькә, кешелек дөньясына әһәмияте, елгаларны чиста тоту өстендә эшләү өчен нинди мөмкинлекләр булуы турында сөйләшү белән дәвам итте. Шулай ук бу очрашу балаларның күңелендә бары тик уңай сыйфатлар белән истә калсын дигән максат белән, алар өчен махсус интерактив уен да эзерләнгән иде.
Без, 4 нче номерлы балалар бакчасында тәрбия алучы Асель Гарәфиеваның әти-әнисе һәм әлеге чараның оештыручылары буларак шуны әйтәсебез килә: балалар кече яшьтә булуларына карамастан, диккать белән дәресне тыңлый белделәр, биремнәрдә актив катнашып үзләрен бары яхшы яктан күрсәтә алдылар. Гомумән, республикабызда бара торган әлеге акция мәктәпләрне, балалар бакчаларын һәм безне, әти-әниләрне экологик тәрбия бирү мәсьәләсендә бик нык үстерә. Без дә әлеге бәйгедә «Иң яхшы гаилә» номинациясендә көч сынашабыз дип, уйламаган җирдән Җир анабызга файдалы бик күп эшләр эшләдек. Әле алай гына да түгел, бергә тырышып, тырмашып эшләгәч, гаилә җепләребезне тагы да ныгыттык диясем килә. Шуның өчен сезне дә мондый конкурс, ярышларда актив катнашырга, җир анабызны хөрмәт итеп, табигатьне саклап яшәргә чакырабыз! Теләк булса – йөрәк җитә ул!
Гарәфиевлар гаиләсе,
Балтач
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез