Балтач мәдәният үзәгендә урнашкан сайлау участогына Оксана һәм Дмитрий Кузнецовлар туй киеменнән килде һәм үз тавышларын бирде. Аларны милли киемдәге дуслары, туганнары озата килде.
Кузнецовлар күрше Мари Иленең Мари Төрек районыннан. Мари милләтеннән. Бу районда яшәүчеләрнең милли киемнәр, йолалар белән Балтач ЗАГСында язылышулары беренчесе түгел. Яшь парлар исә бу көннәрен тагын да истәлекле итү чарасын тапкан. Президент сайлауларында Балтачта катнашырга, туй киеменнән тавыш бирергә дигән уртак фикергә килгәннәр. Ә кунаклар шау-гөр килеп, җырлап- биеп, сайлау участогында бәйрәм рухын арттырган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез