Бүген Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин шундый ике яшь гаиләгә торак шартларын яхшырту буенча социаль түләү алырга хокук бирүче документ - таныклык тапшырды. Әлеге ярдәм "Яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту" федераль программасы нигезендә күрсәтелә.

Берсе - ике ул, берсе ике кыз үстерүче Әхмәтовлар һәм Борисовлар гаиләсеннән әлеге бүләкләү чарасында әниләр һәм балалар гына катнашты.
Гаилә башлыклары әлегә яу кырында. Шуңа да гаиләләрне шатлыклы вакыйга белән котлаган һәркем Илнур һәм Александр тиз арада исән- имин кайтсын, яңа йортларында сеөнеп яшәргә насыйп булсын дип теләде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез