Балтач бистәсендә берничә адәм актыгы авариядә зыян күрүчеләргә ярдәм итмәкче булган табиб-реаниматологны кыйнаган. Бу хакта “KazanFirst” биредә яшәүчеләрнең сүзләренә таянып яза.
Табибның ике тәүлек эшләгәннән соң өенә кайтып барышы булган. Ул, юл кырыенда әйләнеп капланган машинаны күреп, зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә җыенган. Нәтиҗәдә үзенә ярдәм таләп ителгән. Берничә кеше, табибка ташланып, аны кыйный башлаган.
Тегеләр табибның өстендә сикергән, берсе, пистолетын тартып чыгарып, үтерү белән янаган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ярдәм итәргә дип тукталган белгечне биш кеше кыйнаган. Агентлыкка хәбәр ителгәнчә, зыян күргән табиб – Балтач район үзәк хастаханәсенең табиб-анестезиологы. Аның табиблар династиясеннән икәнлеге дә мәгълүм.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез