Авылда хәзер уңган бакчачылар кабакны гына түгел, кавын белән карбызны да үстерергә өйрәнеп җитте.
Балтач районының Чутай авылында яшәүче Нәҗиповлар, әнә, кавын- карбызларны да тачкага төяп ташыган. Уңышлары - сокланырлык!Кабакларын әйтәсе дә юк. "Кырау да зыян салмады. Су да сипмәдек бит, буласы булса, Аллаһы Тәгалә бирә икән. Бөтенесе шундый матур булып үсте. Үзебез дә шаккаттык", - ди хуҗабикә Гөлзифа ханым.
Аларның һәрьяктан уңган- булган, бик тә тырыш икәнен белгән авылдашлары, танышлары гына шаккатмый. " Булганнан бар да була!" - ди алар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез