Балтачта кыйналган табибның хатыны: «Үтергән булсалар, кемнән гафу үтенерләр иде?»

Соңгы көннәрдә интернет киңлекләрендә Балтач районы хастаханәсендә эшләүче анестезиолог-реаниматологны бер төркем яшьләр кыйнаган видео таралды. 30 яшьлек табиб Аяз Мәҗитовның якыннары әйтүенчә, ул хастаханәдән кайтып килешли юл буенда фаҗигагә юлыккан машинаны күреп туктаган була. Әмма ни сәбәпледер, ярдәм итәм дигән табибка яшьләр ташлана. Бу вакыйга буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе җинаять эше кузгатты. Тикшерү барышы турында комитет җитәкчесе Александр Бастрыкинга җиткереп торачаклар.

«ВТ» журналисты табибның хатыны Лилия белән элемтәгә керде.

– Ирем гаиләсендәгеләрнең барысы да – табиблар. Әниебез 2012 нче елдан Балтачта акушер-гинеколог, бүлек мөдире булып эшләде. Сеңлесе дә – табиб-стоматолог. Хәзерге вакытта ул авырый, хастаханәдә ята. Фаҗига булган көнне аның хәле авырайгач, ирем сеңлебез янында калды. Менә шуннан кайтыр юлда ул түбәсенә капланган машинаны күреп, туктый. Фаҗига булган дип уйлый, ярдәм итәргә тели, – ди Лилия. – Юл буенда торган 18–20 яшьлек бер төркем егеттән: «Ни булды?» – дип сораштыра башлый. Җавап урынына, берсе китереп суга. Аннары калганнары кушыла. Иремне башта юл буенда кыйныйлар. Ул өлеше видеога эләкмәгән. Ирем әйтүенчә, егетләрнең берсе аны таныган да. Әмма шуңа да карамастан, кыйнауларын дәвам иттергәннәр. Ә берсе башына нидер терәп, үтерәм, дип янаган.

Якыннары сөйләвенчә, ахырда егетләрнең берсе табибка торырга булышкан. Бераз хәл кергәч, ул машинасына утырып, киредән хастаханәгә киткән. Бу юлы инде табибның үзенә ярдәм кирәк булган. Хастаханәдә имгәнүен һәм баш мие селкенүен ачыклаганнар.

– Сез иремне күрсәгез иде. Аның чәче озын. Теге егетләр башын төеп, күгәртеп бетергәннәр. Анда кан саву эзләре һәм шеш. Без аның һәр чәч бөртеген кан һәм туфрактан чистарттык. Әгәр спорт белән шөгыльләнмәгән булса, шулкадәр типкәләүгә исән дә калмас иде, – ди Лилия. – Икенче көнне полициягә гариза язды. Бераз хәтере дә буталган иде. Ул егетләрнең берничәсен тотып алып килгәннәр инде. Әмма алар, моңа катышыбыз юк, ди икән. Әле ярый Аяз машинасында видеорегистратор бар иде. Әлеге хәл халыкка таралгач, табибны кыйнаган егетләр, аларның якыннары, әти-әниләре арасында иремә, эшне туктатыйк, акча бирәбез, диючеләр дә булды. Гафу үтенәләр. Ә иремне үтергән булсалар, кемнән гафу үтенерләр иде? 3 яшьлек улы ятим, мин тол калыр идем.

Хатыны әйтүенчә, Аяз Мәҗитовның начар гадәтләре юк. Исерткеч эчемлекләр кулланмый икән. Көн дә спорт белән шөгыльләнә. Балтач янындагы Каракүлдә кышын да, җәен дә бер көн калдырмыйча су коена.

– Ирем ике җирдә эшли. Аны Казан хастаханәсендә дә хөрмәт итәләр. 2020 елда ковид вакытында «кызыл зона»да эшләде. Күпме кешенең гомерен саклап калды. Шул кыйнаган егетләрнең берәрсе авыр хәлдә хастаханәгә эләксә, аны ирем дәвалаячак бит! Аның яхшы эшләре, изге гамәлләре күп, – ди Лилия. – Әле хәзер дә, узып барганда юлда фаҗига күрсәм, барыбер туктар идем, ди. Чын табиб ул! Намуслы кеше. Беренче урынга үзен түгел, башкаларны куеп яши. Исән-сау булуына бик шатбыз. Әмма аңа зыян салучыларның һәркайсы җәзасын алырга тиеш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре