Өлкәннәр декадасының иң матур һәм зурлап үткәрелә торган чарасы ул. Биредә һәр авылдан үз чорында спортның төрле төрләрендә көч сынашкан, бүген дә актив тормыш алып барган лаеклы ялдагылар катнаша.
Элекке танышлар, хезмәттәшләр очраша, берсеннән- берсе күңелле ярышларда көч сынаша. Арада шахмат, пневматик мылтыктан ату, өстәл теннисы, дартс кебек җитди ярышлар да, команда белән җитезлектә ярыша торган, күңелле биремнәре белән үзгә җанлылык өсти торган "Күңелле стартлар" ярышы да бар. Елдагыча, быел да өлкәннәр спартакиадада активлыклары белән аерылып торган.
Командаларны туплап алып килү авыл җирлекләре җаваплылыгында булган. Шуңа да командалар арасында нәтиҗәләр җирлекләр буенча чыгарылган. Балтач, Нөнәгәр һәм Бөрбаштан килгән ветераннар өлгеррәк булып чыккан. Билгеле, шәхси беренчелектә җиңүчеләр дә бүләкләнгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Россия – мөмкинлекләр иле” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез