Балтачта Ватанны саклаучылар елының беренче парын котладылар

Балтачта кыска вакытлы ялга кайткан контрактчы Чепья авылы егете Артур һәм Казан кызы Диләрә бәйрәм ялларыннан соң никахларын рәсмиләштерде.

Муллагалиевларны тәүге уртак бәйрәмнәре белән район башлыгы Рамил Нотфуллин да котлады. Артурның ялы тәмамлангач, Диләрә дә аның белән бергә хәрби хезмәткә китәчәк. Яшьләр шулай дип килешкән.

- Психолог буларак алган һөнәри белемем белән егетләргә ярдәм итәчәкмен, - ди ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре