Балтачта хәрбиләрнең якыннарына орденнар тапшырылды

СВО да һәлак булган, үлгәннән соң " Батырлык" ордены белән бүләкләнгән дүрт Балтач егетенең хәрби бүләкләре якыннарына тапшырылды.

Шеңшеңәрдән ефрейтор Рәмис Әхмәтханов, Нормадан Фәнис Ганиев, Балтачтан Ринат Гарифуллин, Кургемнан Юрий Тургеневлар гаиләләре өчен кадерле ядкарь, якыннарыннан соңгы бүләк буларак та кабул ителгәнгә, моңсу да, хисле дә чара булды ул. "Ярый әле җәсадлары туган якларга кайтты, исемнәре мәңгеләштерелде", - диеп юанырга, сабыр итәргә генә кала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре