Бу көннәрдә Балтач волонтерлары, бөтен район халкы бердәм булып туплаган чираттагы гуманитар ярдәм белән, ерак сәфәргә кузгалды.
Дүрт машина һәм прицепларга азык- төлек, медицина, көнкүреш кирәк- яраклары, кием- салым, СВОдагы якташлары сораган әйберләр, исемле посылкалар, район газетасы нөсхәләре дә... сыйган иде. Бу эштән оешма- предприятиеләр, эшмәкәрләр, авыллар халкы, мәктәп коллективлары да читтә калмады. Балтач урта мәктәбендә, мәсәлән, "Мәрхәмәтлелек тартмасы" дигән акция игълан иткәннәр. Укытучылар, әти- әниләр, балалар көче белән шактый күп күләмдә ярдәм җыйналган. "Ярдәмнәр ияләренә барып җитсен, юлдагылар исән- сау йөрсен, "анда"гылар да тиз көннәрдә туган якларына исән- имин әйләнеп кайтсын!" - Ярдәм колоннасын шундый теләкләр белән озатып калдылар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез