Башлынгыч мәгълүматларга караганда, янгын тәмәке төпчегеннән килеп чыккан булырга тиеш.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Балык Бистәсенең Сосновая урамындагы 10а йортта килеп чыккан янгынны сүндергән.
Министрлыктан әйтүләренчә, янгын сүндерү хезмәтенә шәхси йорттан ак төтен чыгуы турында хәбәр ителгән. Коткаручылар килгәч, чыннан да, агач йортның түбәсеннән бик каты ак төтен чыгып торуын күргән. Алар тиз генә арада 20 квадрат метр мәйданга җәелгән янгынны сүндерүгә ирешкән. Шунда 1947 елгы ир-атның мәете табылган.
Башлынгыч мәгълүматларга караганда, янгын тәмәке төпчегеннән килеп чыккан булырга тиеш.
Фаҗиганең барлык нечкәлекләре ачыклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез