Бангладеш Халык Республикасыделегациясе «Татарстанда эшләнгән»күргәзмәсе белән танышты

Бүген Татарстанда җитештерелгән техника һәм продукциянең фәнни-сәнәгать күргәзмәсен Бангладеш Тышкы эшләр министрының беренче урынбасары Мөхәммәд Джашим Уддинҗитәкчелегендәге Бангладеш ХалыкРеспубликасы делегациясе карады.

«Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе Дәүләт Советы бинасы каршында оештырылган – биредә нигездә экспортка исәпләнгән авыртехника тәкъдим ителгән.  Республика парламенты бинасы эчендә вертолет, самолет һәм корабль макетларын, шулай ук булачактабибларны укыту өчен медицина эшләнмәләренә, симуляторларга багышланганстендны күрергә мөмкин. Республикадаҗитештерелә торган компьютер техникасы һәм ИТ-сервислар белән аерым танышырга мөмкин. Моннан тыш, биредә татар декоратив-гамәли сәнгате осталары эшләнмәләре экспозициясеачылган, аерым алганда, ювелир бизәнү әйберләре, уникаль күн мозаикалы аяккиемнәре, милли киемнәр тәкъдим ителгән.

Күргәзмәне карап чыккач, Мөхәммәд Джашим Уддин журналистлар белән тәэсирләре уртаклашты. Сүз уңаеннан, бу аның Татарстанга беренче килүе. «Россия белән хезмәттәшлегебез әкренләп үсә бара, бүген мин Татарстанда җитештерелә торган бик яхшы продукцияләрне күрүемә бик шат, – дип белдерде Мөхәммәд Джашим Уддин. Мин бигрәк тә транспорт продукциясенә, шулай ук медицина продукциясенә сокланам. Технологияләр үсешенә дә сокландым, без, әлбәттә, бу хакта күп тапкырлар ишеттек, әмма бүген барысын да үз күзләребез белән күрү бәхетенә ирештек. Бу безнең Казанга беренче сәфәребез, һәм без Татарстанның гомуми ил үсешенә керткән өлешенә сокланабыз».

Бангладеш Халык Республикасы делегациясеТатарстанга Казанда уза торган БРИКС саммитында катнашу өчен килде. Узган ел Бангладеш Халык Республикасы рәсми рәвештә БРИКСның тулы хокуклы әгъзасы булу өчен гариза бирде. Бүгенге көндә БРИКС әгъзалары булып 10 дәүләт тора: Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы, Мисыр, Иран, Эфиопия, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм СогудГарәбстаны.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре