Баш психиатр-нарколог: «Соңгы җиде елда ике тапкыр кимрәк эчә башлаганнар»

Россиядә соңгы җиде елда җан башына хәмер куллану күләме 2 тапкыр кимегән. Татарстанның Баш психиатр-наркологы, республика клиник наркология диспансеры баш табибы урынбасары Резеда Хаева шулай дип белдергән.

“Статистика мәгълүматларына караганда, соңгы елларда җан башына хәмер куллану кимегән. 2016 елда бу күрсәткеч 16 литр тәшкил итсә, 2023 елда 8 литрга калган”, – дип билгеләп үткән табиб.

Резеда Хаева әйтүенчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Россиядә бу казанышның әһәмиятен ассызыклаган. Димәк, хәзер хәмерсез сәламәт тормыш рәвешен алып бару бик популяр, һәм абруйлы, күпләр шушы юлны сайларга тырыша, дигән сүз бу.
Сүз уңаеннан, бүген Бөтенроссия аеклык көне билгеләп үтелә. Ул елына ике тапкыр – язын һәм көзен уздырыла. Максаты – сәламәт тормыш рәвешенең мөһимлеген һәм хәмерсез, наркотикларсыз тормышның кыйммәтен искә төшерү.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре