6 ноябрь көнне иртән коткаручыларга өч баланы эзләүгә гариза кергән (12, 10 һәм 5 яшь), алар төнге сәгать 1.00 тирәсендә өйдән киткән.

Эзләүләрдә МЧС коткаручылары, полиция, кинолог һәм волонтерлар катнашкан.
"Балаларны якын тирәдәге урманнардан да эзләделәр, сулыкларны да карадылар, - дип сөйләде коткаручы. - 12.30 да балалар әти-әниләре йорты янында торган автомобиль (ВАЗ-2112) багажнигында табылган.
"Малайлар табылды, алар йоклыйлар иде. Бәхеткә, алар исән һәм медицина ярдәменә мохтаҗ түгел ", - дип билгеләп үтте коткаручыларның берсе.
Булган хәлнең сәбәпләрен тиешле органнар тикшерәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез