Хезмәттәшем Динә Гыйлаҗиева беркөнне: «Риман абый, син каян тема табып бетерәсең?» – дип сорады. Анык кына җавап бирә алмадым мин аңа. Күңел кузгалып куймыйча берни дә язып булмасын беләм, әмма моны кыскача гына ничек аңлатырга? Динәгә күңеле якты, йөзе балкып торган өчен «кояш», дип дәшәм. «Кояш!» – диюгә, үзе дә: «Әү, Риман абый», – дип тора тагын. Аңа: «Соңгы елларда тормыштан күбрәк яктылык эзлим. Еллар узган саен, күңелгә җылылык җитми кебек. Күңелсез уйларны куарга тырышам», – дип, үземчә аңлаткан булдым.
Беркөнне туган ягым Арчага кайтканда, басу тутырып үсеп утырган көнбагышларга карап шаккаттым. Юкса көнбагышлы басу юлларыннан күпме йөрелгән, әмма күңелнең болай кузгалганы юк иде. Басуларга әйтерсең лә кояш тулган. Иң гаҗәбе, көнбагышлар барысы да кояшка караган, нигә хет берсе читкә борылсын?! Дөньяда ничәмә-ничә мең төрле үсемлек бар, тагын кайсылары кояшны «озата-озата» үсә икән? Интернетка кереп, бу сорауга җавап эзләп карадым, әмма таба алмадым. Бәлки, интернет белән эш итүем шул дәрәҗәдә генәдер дип уйлап, дусларга да сүз каткан идем. Кызганыч, мин сорашканнары көнбагышның кояшка ияреп үсүе белән кызыксынмыйлар булып чыкты. Дөрес, берсе үз ягына кайтканда көнбагышларга игътибар иткән, әмма араларында кояшка арты белән борылганнары да бар иде, диде. Моңа ышанасы килмәде. Икенче көнне иртүк тагын Арчага киттем, басу юлында туктап, кояшка арты белән торган көнбагышларны эзләдем. Юк иде андыйлар, чукындырасыңмыни, юк! Халык аны юкка гына «көнбагыш» дип атамаган. Көнгә бага алар. Иртә таңнан кояшны каршы алалар, кичен кояш баешына борылып озаталар. Көнбагыш – кояш ритмына, аның активлыгына, режимына яраклашып үскән бердәнбер үсемлек ахрысы. Аларны «кояшлы чәчәк» дип юкка гына атамаганнар да. Офыкка хәтле сузылган кояшлы басуларга карап, шактый хозурланып тордым. Күңелләрем күтәрелеп, үзем дә кояштай балкып, өйгә кайттым. Тик менә көнбагышның сәер гадәтләрен өйрәнә башлагач, бераз кәеф төште. Баксаң, яшь көнбагышлар гына кояшка карап үсә икән, өлгергәннәре, ягъни картайганнары, авырайганнары инде борылмый. Билгеле бер яшькә җиткәч, адәм баласы да боргаланып-сыргаланып яшәүдән туктый. Тормыш кояшы баюга таба барганны бөтен күңеле белән сизә. Ул инде табигать циклларына, кояш режимына иярә алмый башлый. Шуларны уйлыйм да, яшем шактый булса да, кояшка гел йөз белән борылып, аны иртән каршы алып, кичен таңга хәтле саубуллашып яшисе килә. Тумас борын картайганнар да була бит, дип үземне тынычландырырга маташам.
«Кояшым» Динә, ә син ничек уйлыйсың? Әйдә, кояшлы басуларны күз алдына китерик тә: «Сары чәчәк ата көнбагыш, бу дөньяда яшәү – куаныч...» – дип, бер җырлап куйыйк, булмаса.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез