Советлар Союзы Герое, танкист Семен Коновалов турында бераз мәгълүмат җыйган идем инде, әмма язма өчен нидер җитеп бетми кебек тоелды. Бу хакта дустым, хәрби белгеч, полковник Рөстәм Гомәровка да әйткәч, ул миңа Геройның кызы Ирина Бродская белән очрашырга тәкъдим итте. Ирина белән элемтәгә кердек тә, озакка сузмыйча, «ВТ» редакциясендә очраштык.
Тыйнак кеше
Рөстәм Гомәров сүз башында ук Бөек Ватан сугышында кеше ышанмаслык батырлыклар күрсәткән өч танкист исемен телгә алды. Беренчесе – 1941 елда ике ай эчендә дошманның 52 танкын юк иткән Дмитрий Лавриненко. Дмитрий шул ук елның декабрь аенда Волоколамск янында һәлак була. Аңа Герой исеме 1990 елда гына бирелә. Икенчесе – Зиновий Колобанов. Аның экипажы ярты сәгать эчендә немецларның 22 танкын яндыра. Өченчесе – бу язмабызның герое Семен Коновалов.
Аның экипажы дошманның 16 танкын, 2 броневигын, 8 автомашинасын яндыра. Бу батырлыкка юлның башы гына була әле. Безгә Герой турында аның кызыннан ишетү әһәмиятле иде. Ирина: «Әти сугыш турында сөйләргә яратмады. Бик тыйнак, кирәгеннән артык тыйнак кеше иде», – диде. «Ни өчен Герой исеме бирделәр?» – дигәч тә: «Димәк, лаек дип тапканнар», – ди торган булган Семен Васильевич. Ул гаиләсе белән «хрущевка»да яши. Ирина кияүгә чыгы, бала тапкач, фатир кысан була башлый. Беркөнне хатыны Надежда Яколевна иренә: «Син бит Герой, яңа фатир сорап карамыйсыңмы?» – ди. Семен Васильевич исә: «Син нәрсә? Безнең баш өстендә түбәбез бар, әнә чардакларда, подвалларда яшәүчеләр дә күпме бит әле!» – дип кырт кисә.
Геройны Җиңү көннәре якынлашканда төрле очрашуларга чакыргалыйлар. Укучылар, журналистлар аның өенә дә килә. Ирина аларга әтисенең сугыш турында сөйләгәннәрен күрше бүлмәдә шыпырт кына тыңлап утырып, күңеленә сеңдерә бара. Әтисенең, гомумән, Ватан солдатларының батырлыкка таба ничек атлаганнарын киләчәк буыннарга җиткерүне үзенең бурычы икәнен аңлый, сизенә ул.
Батырлыкка атлау димәктән, мәктәптә укыганда Иринаның кызы – Аняга бабасының батырлыгы турында инша язарга туры килә. Батырлык темасын укытучылары тәкъдим итә. Аня бабасы Семен Коноваловтан сугыш маҗаралары турында ни ишеткән булса – шуларны язып укытучыга тапшыра. Ә укытучы: «Ты чего это мне сказку написала?» – ди. Бу хәл турында Ирина безгә күңеле сызлап сөйләде: «Андый батырлыклар турында укытучы да белмәгәч, башкаларга нәрсә кала инде!» – диде. Бер уйлаганда, укытучының баланы «әкият» язуда гаепләвен аңларга да була, ул бит – заман идеологиясе җимеше. Сугыш ветераннарына кимсетеп карау яман бер чиргә әйләнгән чаклар бар иде, ветераннарның орден-медальләрен толкучкада сатканнарын да күрдек, «Советлар Союзы беткәч, Советлар Союзы Геройлары да була алмый» кебек сүзләрне дә ишеттек.
Шөкер, андый саташкан чаклар артта калды. Бүген Геройларыбызны хөрмәт белән искә алабыз. Мәсәлән, Югары Ослан районының Ямбулат авылыннан чуаш егете Семен Коноваловны ничек онытасың ди инде?!
Җиде батыр
Саратовта танк училищесын тәмамлаган 21 яшьлек егет КВ-1 танкы экипажы командиры буларак төрле бәрелешләрдә катнаша. Шуларның берсе аеручы гыйбрәтле һәм кеше ышанмаслык кебек.
1942 ел, нигездә безнең гаскәрләрнең сугыша-сугыша чигенгән елы. Семен хезмәт иткән танк бригадасы да шундый язмышка буйсынырга мәҗбүр. Менә бервакыт Семен Коновалов танкы туктап кала, двигательгә ягулык килми башлаган икән. Бригада командиры: «Танкны ремонтлагач, безне куып җитәрсез», – ди һәм колонна юлын дәвам итә. Танкны төзәтәләр үзе, әмма шул вакыт еракта немец танклары колоннасы күренә. «КВ» – авыр танк, тизлеге чамалы булса да, аның бронясы калын, ә пушкасының снарядлары эре калибрлы була. Шуңа күрә Коновалов дошман танкларына ут ачарга карар кыла.
Бу бәрелеш турында Ирина Семеновна белән Рөстәм Гомәров соклана-соклана, гаҗәпләнә-гаҗәпләнә сөйләделәр. Рөстәм әйтүенчә, «КВ» танкы экипажы җиде кешедән тора. Һәм шул җиде егет арасында куркаклар булса, бу танк дошманның 70 танкына каршы ут ачмас иде. Экипажның бербөтен булуы командирның ни дәрәҗәдә кыю, абруйлы булуына бәйле. Бер танкның урын алыштыра-алыштыра көне буе дошманга каршы сугышуы, немецларның танк колоннасын караңгы төшә башлаганчы тоткарлап торуы – үзе бер могҗиза. Дошман ни өчен безнең танкны әйләнеп үтә алмаган?
Кунакларыбыз әйтүенчә, экипаж командиры иңкү һәм сазлыклы җирләрне оста файдалана: дошман танкка бик якын да килә алмый, әйләнеп тә уза алмый. Рөстәм Гомәров әйтүенчә, хәтта немец танкы снаряды тисә дә, «КВ» бронясын тишә алмас иде. Шуннан фашистлар эре калибрлы орудиелар тагып алып килеп, туры наводка белән ут ачалар, танк яна башлый. Бу вакытта безнекеләрнең снарядлары да беткән була инде. Фашистлар да һөҗүм итүдән туктый, чөнки караңгы төшү шүрләтә аларны.
Коновалов экипажының колоннаны куып җитә алмавы танк бригадасы командирын борчый, әлбәттә, һәм ул танк ватылып калган җиргә – Нижнемитякин хуторы янына разведчикларны җибәрә. Алар снарядлар тишкәләп бетергән танкны, аның эчендә янып күмергә әйләнгән танкист гәүдәләренә тап булалар Янәшәдәге хуторга барып, танклар сугышып күзәткән кешеләрдән дә сораштырып, өстәмә мәгълүмат алып, кире кайталар һәм барысы турында да командирларына сөйләп бирәләр. Бер танкның дошман колоннасына каршы көне буе сугышуы турындагы хәбәр югары җитәкчелеккә барып җитә.
Исән калу
Лейтенант Семен Коноваловны «үлгәннән соң» Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итәләр, әнисенә кайгылы хәбәр, ягъни, «похоронка» да җибәрәләр. Башка танкистлар сугышчан орден-медальләргә лаек була. Әмма батырлык юлы моның белән тәмамланмый әле. Өч танкист: Коновалов, төбәүче, ягъни наводчик Дементьев, техник Серебряков исән калалар. Танкның аскы люгыннан төшеп, үзебезнекеләр ягына юл тоталар. Күбрәк төнлә бара алар, хуторларны, станицаларны читләтеп узалар.
Дүртенче тәүлектә ял итәргә туктаган немец танкына юлыгалар. Экипажны юк итәләр дә, танкка утырып, тагын үзебезнең якка кузгалалар. Караңгы төшкәндә немецларның танк колоннасын күреп алып шуларга кушылалар. Әлеге хәлләр турында ни өчен озын-озаклап язуым аңлашыладыр, чөнки танкистларның батырлыгы чыннан да могҗизага тиң. Һәм бу могҗизаны дәвам итик әле. Таң алдыннан немец танклары безнең позицияләргә юлыга. Алар шунда ук һөҗүм башларга икеләнеп торган арада бер немец танкының япа-ялгыз алга ыргылуы һәр ике якны гаҗәпләндерә. Немецлар, әлбәттә инде, ут ачмый, безнекеләр исә танкны кулга төшерергә уйлыйлар. Үз максатларына ирешә алар, ә менә немец танкында совет сугышчыларын күреп тагын гаҗәпкә калалар.
Аларны энәсеннән җебенә хәтле тикшерәләр, кем икәнлекләре раслангач, хәтта немец танкын да үзләренә калдыралар. Ә Семен Коновалов аның башнясына зур итеп кызыл йолдыз ясата да, тагын ике атна буе немецларга каршы сугышып йөри.
Семен Васильевичның фронттагы маҗаралары турында аерым китап язарлык, бу эшкә үземнең күңел ымсынып тора әле. Сугыш, геройларыбыз турында истәлекләр кулдан-кулга күчеп укылырга, телдән-телгә сөйләнергә һәм яңа буыннарга күчә барырга тиеш. Бу язмага редакциядә сөйләшеп утырганнарның чиреге дә кермәде, әйтеләсе сүзләр дә бик күп калды. Ирина Семеновна сөйләгән бер вакыйганы гына телгә алыйм әле. Герой исеме алып, Ленин ордены һәм Алтын Йолдыз медале белән бүләкләнгәч, Семен Васильевич әнисе белән шатлыгын уртаклашу өчен берничә көнгә ял алып туган авылына кайта. Туган йортының тәрәзәсен шакыгач һәм үзенең кем икәнен әйткәч, әнисе Акулина Федоровна: «Китегез моннан, минем улым Семен һәлак булды», – ди. Улы: «Әни, мине танымыйсыңмыни?» – дигәч, ана кеше һушын югалта яза, елап җибәрә, аннан ишекне ачып улының кочагына ава. Ике көнлек ял ике мизгел кебек уза да китә.
Акулина Федоровна, хәер-фатиха биреп, улын яңадан сугышка озата. Семен Коновалов сугышны танк батальоны командиры дәрәҗәсендә Германиядә тәмамлый. Ә отставкага 1956 елда гына китә. Ул инде подполковник дәрәҗәсендә була. 1989 елда, 68 яшендә Казанда вафат була. Бүген Коноваловның туган авылы Ямбулатта аның исемен йөрткән урам, мемориал бар, кызы әйтүенчә, анда танк та алып кайтып куйганнар. Ә Казан танк училищесында Геройның бюсты тора. Элемтә техникумы укытучысы Рөстәм Гомәров анда техникум яшьләрен еш алып килә, Семен Коноваловның батырлыгы турында сөйли. Ирина Семеновнаны әледән-әле төрле очрашуларга чакырып торалар. Ә безнең мәкалә Герой турында татар матбугатында чыккан бердәнбер язма түгел микән, дим әле. Һәрхәлдә, соңгы дистә еллар эчендә. Хәтеребез кыска булмасын иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез