• Фото: ru.freepik.com

Бәхетле булыр өчен... 14 кагыйдә

...бәхетле кешегә охшарга тырышыгыз! Бу сүзләрне психология профессоры Гэри Т. Рекер әйткән. Аның тормыш сыйфатын яхшырту һәм үзеңне бәхетлерәк итеп тою өчен 14 кагыйдәсен тәкъдим итәбез.

  1. Актив булыгыз һәм һәрвакыт ни дә булса эшләгез.
  2. Күбрәк аралашыгыз. Башка кешеләр дә бәхет чыганагы була ала. Ә бәхетле кешеләр башкаларга караганда күпкә аралашучанрак.
  3. Эшләрегезне мөһим һәм мөһим булмаганнарга аерыгыз. Һәм күбрәк мөһим, мәгънәле эшләргә өстенлек бирегез. Бәхетле кеше үзенә ошаган, аңа шатлык китерә торган эшләргә өстенлек бирә.
  4. Таркау булмагыз. Планнарыгыз һәм максатларыгыз булсын.
  5. Хафаланмагыз һәм юкка борчылмагыз. Борчылуларның 90 проценты үз-үзен акламый һәм юкка булып чыга.
  6. Артык өметләнүдән туктагыз. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, бәхетле кешеләрнең өмет-теләкләре ул кадәр зур булмый. Алар үзләренең нәрсәгә ирешә алуларын, үз мөмкинлекләрен яхшы белә.
  7. Һәрнәрсәдән яхшылык эзләгез.
  8. Бүгенге көн белән яшәгез.
  9. Рухи һәм тән сәламәтлегегезне кайгыртыгыз.
  10. Үзегездә юмор хисе һәм башкаларга карата дусларча мөнәсәбәт тәрбияләгез. Бәхетле кешеләр күбрәк һәм ешрак елмая.
  11. Үзегез булып калыгыз. Ирекле, ихлас булыгыз.
  12. Якын кешеләрегез белән мөнәсәбәтләр турында күбрәк уйлагыз.
  13. Тискәре хис-тойгыларга бирелмәгез.
  14. Бәхетнең кадерен белегез!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре