Белем – байлыкмы?

Кичә генә Белем көнен билгеләп үттек. Әлеге датаны без күпчелек очракта мәктәпкә, парта арасына утырып гыйлем эстәүгә бәйлибез. Чыннан да, дөньяда җыелып килгән белемнәрнең нигез өлешен, аларның иң мөһим, иң кирәкле дигәннәрен кеше мәктәптә ала. Укырга, язарга, санарга, башка күнекмәләргә өйрәнеп кенә калмый, кешелекнең үткәнен – тарихны да, бүгенгене дә, тирә-як табигатьне, авыр фән физиканы, мантыйкны камилләштерә, уйларга өйрәтә торган математиканы да билгеләнгән күләмдә шунда үзләштерә.

Әле бер гасыр элек кенә белемгә кагылышлы вазгыять илдә дә, дөньяда да бөтенләй башка булган. Гыйлемгә ирешкән, укый-яза белгәннәр аз булган. Җәмгыять, зурдан алганда, дөрес юлда, дияргә мөмкин , чөнки бүген хәреф танымаган, яза белмәгән, куша, тапкырлый алмаган кешене табу авыр. Тик менә гыйлемлелек хәзерге заманда укый-яза белү генә түгел. Белемнәр, белем юнәлешләре күбәю сәбәпле, адәм баласы белергә тиешле гыйлем бүген шактый киң. Шунлыктан кеше тар белгечлек кысасына керергә мәҗбүр. Кемнәрнеңдер шул кысада тирәнгәрәк төшә, уңышка ирешә алуы бүген яхшыга санала.

Ләкин андыйлар да, кызганыч, еш очрамый. Үзебезнең илдә, дипломдагы белгечлек буенча эшләмәүчеләр санын да исәпкә алганда, тирәнгә төшү түгел, киресенчә сай йөзүчеләр, дипломлы дилетантлар күбрәк, дию дөресрәк кебек. Гомумән, кеше заты белем алырга артык атлыгып тормый, тоташ сусау юк. Ярый ла тугыз еллык гомуми белем мәҗбүри. Тормышта кирәге чыкмаячак синус, косинуслар, Ньютон законнары да мәҗбүри. Теләсә кайсы сыйныфта отличниклар 10–15 процентны тәшкил иткән кебек, белемгә ихластан тартылганнар, аны байлык рәвешендә кабул иткәннәр өлеше студентлар арасында да чамалы. Россиядәге соңгы ике-өч дистә елдагы белем «бум»ын, башкача әйткәндә дипломлы гыйлемсезлекне күздә тотканда, нәкъ менә «Получать образование не значит его иметь» килеп чыга да инде.

Җәмгыять – дөрес юлда, дисәк тә, мәгълүмат һәр ярыктан ябырылган ХХI гасырда, ул ташкынның билгеле бер өлеше гыйлем кимәлендә булганда да, телевидениедә «позновательный» дип аталган, бәндәнең офыкларын киңәйтү максатыннан гамәлгә куелган каналлар эшләп торганда, интернетта үзеңә кирәкне шактый тиз табып булганда да халыкның хәтсез өлешенең чагыштырмача надан калып килүе бер караганда гаҗәп. Сүз – әлбәттә, заманча наданлык хакында. Элек бер искәртелгәнчә, кешеләрнең (респондентларның) 35 процентының: «Кояш Җир тирәли әйләнеп йөри», – дип җавап бирүе гомуми интеллект, эрудициянең түбәнлеге турында сөйли.

Әйткәнебезчә, кеше затының табигате, холык-фигыле шундый: халыкның күпчелеге «кирәкмәгән җыен юк-бар» белән кызыксынмый, башын катырмый. «Җыен юк-бар» – тормыш иткәндә, акча артыннан чапканда мөһим булмаган, кесәгә дивидентлар өстәп тормаган белем. Мәсәлән, пассионарлык теориясен яисә конфедерациянең федерациядән ни белән аерылганын, динозаврларның ничә миллион ел элек юкка чыкканын белү синең тамагыңны аз гына да туйдырмый. Димәк белү дә кирәк түгел. Гавам башкача фикерли: кесәң никадәр калын – офыкларың шулкадәр киң. Гавамны барыннан да бигрәк нәрсә кызыксындыра? Җавап антик чордан ук билгеле: «икмәк һәм тамаша». Бүген ул кагыйдә киңрәк кимәлдә эшли. Бүгенге кеше тәмле итеп ашау, каядыр барып тамаша карап кайту белән генә чикләнми. Ул аңа гына риза түгел. Аңа яхшы машина, мең төрле уңайлыклар, эшендә җил-яңгыр үтми торган җылы урын, мөмкин булса йомшак кәнәфи һәм  барысы өстенә калын акча янчыгы да «подавай». Күңел ачканда да күпчелек халыкка классикларның үлмәс әсәрләре, мәшһүр сәнгать үрнәкләре, башка төр рухи байлыклар түгел, еш кына стадион диварларын калтыратып акырган рок-җырчылар яисә төнге клублар кирәк.

Гараж тирәсендә күренгәләгән танышлардан «Ил тарихына кагылышлы нинди даталарны беләсез?» – дип, сак кына сораганым бар. Бөек Ватан сугышы башланган һәм беткән еллардан гайре башка бер датаны да белмиләр. Хәтта Октябрь революциясе елын да белмиләр. Ә бит барыбызга да 5 нче сыйныфтан башлап тарих өйрәтәләр. Уртакул обыватель Гагарин галәмгә очкан елны булса да белергә тиештер бит инде. Аңардан пирамидалар яшен яисә чагыштырмалылык теориясенең асылын сораган кеше юк бит. Ни өчен сак кына, диярсез. Чөнки уртакул кеше, обыватель артыгын белгәннәрне өнәп бетерми, андыйларны бераз мыскыллабрак «умник» дип атый. Без онытканнарны да белә бу, молодец, дими. Сине үк гаеплегә чыгара...

Әгәр җәмгыятьтә берәр хикмәт белән белем культы оешса, ул, ихтимал, идеаль җәмгыять була алыр иде. Бүген дөньяда капитализм һәм ул тудырган акча культы хөкем сөрә. Акча, матди байлыклар алдан йөргән тарафларда белем культы ярала алмый. Андый урында белемнең акча ясарга яраганы гына алгарыш кичерә. Бүгенге технологик прогресс та ахыр чиктә акча табу, баюга юнәлтелгән.

Акча, аның артыннан чабу кешене тәрбияләми, яхшыртмый. Күпчелек аңа кире тәрбия генә бирә. Ә менә гыйлем һәм интеллект тәрбияли. Белем һәм гыйлемлелек күп төрле проблемалардан, бәлаләрдән дә котылу чарасы гына түгел, аларны булдырмау да. Белеме булганны адаштыру, саташтыру, бутау кыен. Сүз – әлбәттә, аннан-моннан алган ярым-йорты белем түгел, чын гыйлемлелек турында. Белемлеләр кешелекле, гаделрәк. Белемле бәндә мәдәниятлерәк тә әле. Мәдәниятле кеше, уртакул адәми зат белән чагыштырганда, әйләнә-тирәне гармонияле, шәфкатьлерәк, яктырак итә. Белем ул – алга киткән, керемне көн кадагына куймыйча үскән фән, техник казанышлар, яхшы тормыш сыйфаты да. Белемгә омтылсак, белемле булсак икән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре