Белеп түләү: салым бурычы булганнарга яңалык бар

Көз – чебешләрне генә түгел, салымны да санар чак. Торак йорт, фатир, бүлмә, гараж, машина кую урыны, тәмамланмаган төзелеш объекты кебек күчемсез милеккә салымны 1 декабрьдән соңга калмыйча түләп бетерергә кирәк. Салым бурычы булганнарга яңалык та бар.

Белеп түләү: салым бурычы булганнарга яңалык бар

Салымчылардан «бәхет хатлары» сентябрь азагында ук килә башлады инде. Милек хуҗалары арасында быел салымны узган елга караганда күбрәк исәпләүләреннән зарланучылар да күп. «Бер бүлмәле фатир-студия өчен былтыр 402 сум салым түләдем, быел 1 мең сумнан артык язганнар. Әллә ялгышлык киткәнме?» – дип шалтыратты газета укучыбыз.

Бернинди дә хата юк. Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2022–2023 елларда ил күләмендә, шул исәптән Татарстанда да, милекнең кадастр бәясен яңадан исәпләгәннәр. Узган ел өчен әнә шул яңа бәяләрдән чыгып салым түлибез дә инде.

Салымнарны вакытында түләп бетерүең дә яхшырак. Бу елның 1 ноябреннән гамәлгә керәчәк яңалык нигезендә, салым органнары бурычны судсыз-нисез генә банк картасыннан ала алачак.

– 1 ноябрьдән физик затларның, һәм шәхси эшкуар булмаган үзмәшгульләрнең салым бурычларын түләттерүгә бәйле үзгәрешләр үз көченә керә, – ди Татарстан буенча 6 номерлы районара салым инспекциясенең баш дәүләт салым инспекторы Рәмзия Мөхетдинова. – Әгәр физик зат закон нигезендә билгеләнгән вакыт эчендә салымнарын түләми икән (мәсәлән, милек салымы буенча – 1 декабрьгә кадәр), аның Бердәм салым счетында (ЕНС) тискәре сальдосы (бурычы) барлыкка киләчәк. Мондый кешегә әҗәтне каплау таләбе белән хат җибәреләчәк. Анда бурычны түләү вакыты күрсәтеләчәк. Әлеге таләп үтәлмәсә, салым органы хатта билгеләнгән вакыт узган көннән алып алты айдан да соңга калмыйча эшне судка тапшырмыйча гына бурычны түләттерү турында карар кабул итәчәк. Бу хакта карар салым түләүченең шәхси кабинеты, Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинеты яки почта аша заказлы хат белән җибәреләчәк.

Салым түләүче әлеге бурыч белән килешмәгән очракта, ул бер айдан да соңга калмыйча, салым органына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бернинди дә мөнәсәбәт белдерми икән, әҗәт судтан тыш тәртиптә кайтарылачак.

– Моның өчен салым органы физик затка бурычны түләттерү карары җибәргәннән соң җиде көн узгач, Бурычларны түләттерү турындагы карарлар реестрында (аны банклар һәм салым органнары гына күрә) әҗәтле кешенең исәп-хисап счетлары буенча операцияләрне вакытлыча туктату, шулай ук бурычны каплау хисабына акча күчерү турында документ урнаштырачак. Аның нигезендә банк башта исәп-хисап счетын вакытлыча ябып торачак, аннары бурычны кичектерәчәк. Әҗәтле кешенең банкта исәп-хисап счеты булмаса яки андагы сумма җитмәсә, салым органы суд приставларына мөрәҗәгать итәчәк, – дип аңлатты баш дәүләт салым инспекторы.

Сан

Быел республикада яшәүчеләргә 11,5 миллиард сум күләмендә милек салымы салынган. Алдагы елга караганда, бу 18,6 процентка күбрәк.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре