Газетага язылу

Белгеч баланың мәктәпкә барырга теләмәвенең иң еш очрый торган сәбәпләрен атап үтте

Йокы туймау һәм алҗу – балаларның мәктәпкә барасы килмәвенең иң еш очрый торган сәбәпләре.

Педагог-психолог Шамил Әхмәдуллин “Лента.ру” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән.

Белгеч әйтүенчә, дәресләрнең, өй эшләре, түгәрәкләрнең күп булуы, баланы алҗытып, укуга кызыксынуын, игътибарын киметергә мөмкин. Алҗымасын өчен аңа ял, күңел ачу һәм шөгыль өчен вакыт бирергә кирәк. Ниндидер фәнне  үзләштерә алмаса да, баланың мәктәпкә йөрү теләге кимергә мөмкин. Белеменең “аксавын” тоя, әмма бу хәлдән ничек котылырга икәнен белми, дигән педагог. Укучыны борчырга мөмкин булган тагын бер проблема – сыйныфташлары белән аралашуда кыенлыклар.  

“Үзара ызгышуның, яшьтәшләренең астыртын көлүе, ялгызлык яки дуслар таба алманыңу да дәресләргә барасы килмәү сәбәбенә әйләнүе бар. Биредә балага ярдәм итү, бу хәлне ачыкларга һәм аннан чыгу юлын табарга тырышу бик мөһим. Юкса баланың бөтен игътибары дәресләргә түгел, бәлки үзен рәнҗетүчеләргә кайтып калачак”, – дип билгеләп үткән педагог.  “Ата-аналарга да балаларына укуларын оештыруга ярдәм итәргә һәм аларны кыенлыкларны мөстәкыйль җиңәргә өйрәтергә кирәк”, – дип йомгак ясаган сүзенә белгеч.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре