Газетага язылу

Белгеч чәчләрнең сыйфатына тәэсир итүче гадәтләрне аңлатты

Чәчләрнең сыйфаты генетикага гына бәйле түгел. Трихолог Юлия Галләмова «aif.ru» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән. Ул кайбер гадәтләргә игътибарлы булырга киңәш иткән. Аларның берише чәчләрнең куеруына, ялтырап торуына китерсә, икенче берише – боза.

Мәсәлән, чәч тарау – файдалы гадәт. Галләмова әйтүенчә, чәч-башны тәртипкә салу гына түгел, башка массаж ясау да бу. Нәтиҗәдә кан йөреше яхшыра, димәк, чәч тамырлары яхшырак туклана. Бу исә чәчнең әйбәтрәк үсүен китерә. Ә менә табиб чәчне кул белән еш тотмаска киңәш иткән. Шул сәбәпле чәч тизрәк майлана. Моннан тыш тамырларына зыян килеп, чәч коела башларга мөмкин.

Трихолог киңәш иткәнчә, башны чәч майлануга карап юарга кирәк. Майлы чәч белән йөрү зыянлы. Аның әйтүенчә, чәч пычрак булганда, баш кычытып, ялкынсынулар башлана, шул сәбәпле чәч тамырларына зыян килә.

Галләмова дөрес туклануның мөһимлеген дә басым ясап әйткән. «Организмга аксым һәм тимер җитмәсә, чәч, юкарып, «хәлсезләнеп», коела башлый», – дип йомгак ясаган ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре