Белгеч киләсе елда ипотека ставкасының 50 процентка җитәргә мөмкин булуын әйткән

Дөньяда бик авыр икътисадый кризис килеп чыккан очракта, Россиядә 2025 елда ипотека ставкасы 50 процентка җитәргә мөмкин. Бу хакта “Газета. Ru” Neomarkets компаниясенең баш белгече Олег Калманович сүзләренә таянып яза.

“Дөньяда бик авыр һәм озакка сузылган икътисадый кризис килеп чыкса, яисә Россиянең акча-кредит сәясәте ниндидер сәбәптән җавапсызракка әйләнсә, 2025 елда һәм шуннан соңгы елларда ипотека процентының 50 процентка җитүе бар”, – дигән ул.

Әмма белгеч мондый фараз ихтималының 5 проценттан артмавын билгеләп үткән.

Ул шулай ук 2020 елда, коронавирус бөтен дөньяны “басып” алган бер мәлдә, Россиядә ипотека ставкасының үзгәрешсез калганлыгын искәрткән. Гәрчә бу чорда дөнья икътисадының упкынга очу куркынычы күздә тотылса да, дип искәрткән Калманович.

Исегезгә төшерәбез: Үзәк Банк төп ставканы 21 процентка күтәргәч, ипотеканы 25 процент һәм аннан күбрәк процент белән бирә башладылар. Шул ук вакытта кайбер икътисад белгечләре декабрьдә ставканың 22-23 процентка кадәр күтәреләсен фаразлый. Бу очракта ипотеканы 28-30 процентка һәм күбрәккә тәкъдим итәчәкләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре