Газетага язылу

Белгеч көзен эшкә сәләтне саклау серләре турында сөйләде

Көзге-кышкы чорда йокы режимын үтәү, соңга калмыйча йокларга яту эшкә сәләтне саклап калуга ярдәм итә.

Герцен исемендәге РГПУ доценты Елена Колтыгина “Российская газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, кешенең тәүлеклек ритмнары меңнәрчә еллар дәвамында көн яктылыгы йогынтысында формалашкан. Көзен тизрәк караңгы төшә, шуңа күрә организм табигый рәвештә күбрәк тынычлык таләп итә. Әмма электр уты һәм гаджетлар пәйда булу сәбәпле, кешеләр соңрак йокларга ята башлаган. Гәрчә иртән йокыдан тору вакыты элеккечә калса да. “Кешеләр табигатьтән ераклашты, әмма биология законнары көчлерәк.

Кеше яңгыр, суык һәм һава басымындагы үзгәрешләрне сизеп хәлсезләнә икән, биредә сүз эчке мохит бозылу, яшәү көче җитмәү турында бара. Бу исә табигый цикллар бозылу нәтиҗәсе булырга мөмкин”, – дип билгеләп үткән Колтыгина. Аның әйтүенчә, кешенең көч-дәрте гормоннарына бәйле. Мелатонин, ягъни йокы гормоны 20.00 сәгатьтән бик актив төстә эшләп чыгарыла башлый. Иртәнге 4-5 ләр тирәсенә аның күләме кими. Иң сыйфатлы һәм иң тәмле йокы – төнге 12гә кадәрге йокы. Йокы вакытында баш мие, кирәкмәс мәгълүматларны “ыргытып”, торгызыла. Шул ук вакытта экраннарның зәңгәр төсе мелатонин эшләп чыгаруга аяк чалып, тулы кыйммәтле йокыга комачаулый. Шуңа күрә кимендә 2 сәгать кала смартфон һәм компьютер экранын кызгылт-сары төскә күчерү киңәш ителә.

Кыскасы, йокы режимын тәртипкә салу – вакытында йокларга яту һәм йокыдан тору организмга көзге-кышкы сезонны җиңелрәк уздырырга һәм язга кадәр көчне сакларга ярдәм итә, дип йомгак ясаган сүзенә белгеч.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре