Белоруссия Президенты Александр Лукашенко БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга килде. Аэропортта аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Рәис дәрәҗәле кунакка чәк-чәк һәм түгәрәк икмәкнең татып карарга тәкъдим итте. “Ярамаган әйбер белән сыйлыйсың мине”, – дип шаяртты Лукашенко
“Бельта” басмасы язганча, Лукашенко “БРИКС плюс”/ “аутрич” форматында БРИКС саммиты утырышында катнашачак. Шулай ук Беларусь дәүләте башлыгының халыкара элемтәләр буенча киң программасы каралган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез