Бер әби шәһәргә һөҗүм иткән дошман дроныннан һәлак булган

Бүген төнлә Ростов өлкәсенә дроннар һөҗүм итү сәбәпле бер кешенең гомере өзелгән. Төбәк губернаторы вазыйфаларын башкаручы Юрий Слюсарь үзенең телеграм-каналында шул хакта хәбәр иткән, дип яза “KazanFirst”.

Аның әйтүенчә, төнлә Азов, Миллеровский һәм Тарасовский районнарына пилотсыз очкычлар һөҗүм иткән. Россия хәрбиләре аларны бәреп төшерсә дә, бер кеше һәлак булган.
Фаҗига Миллеровский районының Долотинка бистәсендә килеп чыккан. Анда ике катлы йортка дрон килеп төшкән. Өлкән яшьтәге хатын-кыз бетон плитә астында калып һәлак булган.
Шулай ук, аның әйтүенчә, Азовта пилотсыз очкычның шартлавы аркасында күпфатирлы йортның тәрәзәләре коелып төшкән. Анда яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр. Башлангыч мәгълъматларга караганда, зыян күрүчеләр юк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО

Көн хәбәре